Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“ЧИРМЕШӘНАГРО” җир эшкәртүне төгәлләде дә

Бу хуҗалыкта 3760 гектарда агрегатлар эшләгән. Соңгы көннәрдә 150шәр гектарны буйсындырганнар.

-Дүрт агрегат белән көндез дә, төнлә дә сөрдек, ди җәмгыять җитәкчесе Илшат Гозәеров. – Механизаторларга башкарылган эш күләменә карап түлибез, расценкалар яхшы. Алдагы көннәрдә бөтен көч көнбагыш суктыруга тупланачак. Аннары ул участокларны да эшкәртеп өлгерербез.

“Кара Чишмә” дә эшне төгәлләде, тиз сөрделәр. Әлеге агротехник чара “Сөлчә”, “Әккәрәй”, “Тепсуркаев В.Ә.” хуҗалыкларында да кызу темпларда бара.

Фермерлардан “Миронов Л.М.”, “Фәтхетдинов И.И.”, “Ибәтуллин Ф.В.” хуҗалыкларында сөрү агрегатларына эш калмаган инде.

Район буенча алганда әлегә 27 мең гектар җир эшкәртелгән (тиешленең 53 проценты).

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев