Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районының “БИО-АГРО” җәмгыятендә көнбагыш суктыралар

“БИО-АГРО” җәмгыяте басуларына кабат комбайннар чыкты - көнбагыш уңышын җыялар.

Кышын өстен кар каплаган кырда комбайннар йөрүе безнең өчен бик сәер күренеш инде. Әмма районда күпләп көнбагыш игә башлагач, моңа күз ияләште бугай.

-Гаҗәпләнәсе юк:  хәзер суктырылган көнбагышның дымлылыгы  25 процент тәшкил  итә, бу оптималь. Көзен әлеге күрсәткеч нормадан артык, 29-30 процентка,  ноябрьдәге бозлы яңгырлардан соң 50 процентка ук җиткән иде. Көнбагыш суктыруны язга калдырырбыз дигән идек, һава торышы шундый торгач, аны хәзер алу отышлы, - ди “БИО-АГРО”ның райондагы идарәчесе Руслан Хәлиуллин.

Шулай итеп, әлеге хуҗалыкның машина-трактор паркында кышкы саклауга куелган комбайннарын янә кузгаттылар. Беренче көннәрдә басуларда дүрт комбайн эшләде. Аларның санын бишкә җиткереп, көнбагыш суктыруны тәүлек буена көйләмәкчеләр.

-Уңышны Казанга, май сыгу заводына алып китәләр, - ди Руслан Солтан улы.

“БИО-АГРО” җәмгыяте көнбагышны былтыр 5 мең гектарлап мәйданда үстергән иде, шуның 1500 гектардан уңышын җыеп аласы калган. Комбайннар әлегә Югары Кармалка авылы ягындагы 150 гектар мәйданны узды.

Гомумән, район хуҗалыкларында көнбагыш былтыр барлыгы 10793 гектарда игелгән иде. Район авыл хужалыгы һәм азык-төлек идарәсененнән алынган мәгълүматлар буенча, шуның 3639 гектары алынмыйча калган.

Белгеч сүзе. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты, агроном Рауфан Шәйхетдинов:

-Февраль  аенда көнбагыш басуларын чистарту, уңышын җыеп алу максат итеп куелды. Язга калса, сабаклары егыла, сына, югалтулар күп була. Хәзер дымлылык яраклы - 25-26 процент. “”БИО-АГРО”сыман, “Тепсуркаев В.Ә.” хуҗалыгы да уңышның бер өлешен алды, “Әккәрәй”дә дә кырга чыгарга җыеналар.Моннан тыш, “Ильхан” җәмгыятендә,  башка кайбер крестьян-фермер хуҗалыкларының, шәхси эшмәкәрләрнең уңышы җыелмаган көнбагыш басулары бар.

ФОТОРЕПОРТАЖ

 

Марат Гомәров фото һәм видеосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев