Чирмешән районы хуҗалыкларында көнбагыш суктыралар
Район хуҗалыкларында көнбагыш культурасы барлыгы 10793 гектар мәйданда игелде.
Комбайннар әлегә шушы басуларның 4335 гектарыннан узды, ягъни тиешле мәйданнарның 40,2 процентыннан көнбагыш бөртеге суктырып алынды. “ЧИРМЕШӘНАГРО” хуҗалыгында бу эш тулысынча төгәлләнгән. “БИО АГРО” җәмгыяте 5025 гектарда чәчелгән көнбагыш мәйданнарының яртысыннан уңышны җыеп алды. “Әккәрәй”дә бу эшне башкару күләме -27,7 процент. “Тепсуркаев В.Ә.” җәмгыятендә көнбагыш басуларының әле 3 процентыннан гына бөртек суктырылган.
Район хуҗалыкларының кайберләрендә эшкәртәсе кырлар шактый. Тиешле мәйданнарның 20 процентлап өлешендә агрегатлар узмаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев