Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешәндәге “БИО-АГРО” җәмгыятендә кадрлар проблемасы юк

“БИО-АГРО” җәмгыятендә сөрү җирләре барлыгы 23 мең гектар мәйдан били. Узган елның көзендә 6610 гектар мәйданда көзге культуралар чәчеп калдырганнар. Язын 16390 гектарда эш башкарасы бар.

-Безнең җәмгыятьтә 20гә якын берәмлек техника бар, шуларның 11се – куәтле, зур егәрлекле заманча тракторлар, - ди җәмгыятьнең идарәчесе Руслан Хәлиуллин. – Аларны көздән үк карап, ремотлап кышкы саклауга куйдык. Бүген механизаторлар, нигездә, тагылма агрегатларны әзерлек сызыгына кую белән шөгыльләнә. Язгы кыр эшләренә 10 чәчү комплексы җәлеп итү каралган: бишесе – бөртекле культуралар,  тагын бишесе көнбагыш чәчәргә чыгачак.

Хуҗалыкта чәчүлек орлык җитәрлек түгел әле. Аны орлыкчылык белән шөгыльләнүче хуҗалыклардан сатып алырга ниятлиләр. Быел хуҗалыкта 4 мең 600 гектар мәйданда – бодай, 4 мең гектарда – арпа, 4 мең 500 гектарда көнбагыш чәчмәкчеләр.

-Шулай ук быел беренче тапкыр рапс та чәчеп карарга ниятләдек, ул 2 мең 900 гектар мәйдан биләячәк, - ди Руслан Солтан улы. - Көзге культураларга килгәндә, узган елга караганда, кышка әйбәт халәттә керделәр. Кыш буе күзәтеп тордык, бүген аларның торышы канәгатьләнерлек.

Биредә  запас частьләр, минераль ашлама, ягулык-майлау материаллары белән дә проблема юк, механизаторлар да җитәрлек.

-Җәмгыятьтә 40 лап кеше хезмәт куя. Механизаторларны сайлап алабыз дип тә була, чөнки бүгенге заманча техникада эшләү өчен аерым белем һәм тәҗрибә дә кирәк, - ди җәмгыять идарәчесе. -   Хезмәтченнәребез арасында тәҗрибәле, уңган, үз эшләренә җаваплы караучы механизаторлар да аз түгел, әйтик, Рәмис Хөсәенов, Марсель Нигъмәтуллин, Илһам Мортазин, Илдар Зөфәров шундыйлардан. Эшләренә карата, хезмәт хакын да алалар. Тәҗрибәле белгечләребез дә бар, тик бүген безгә тагын инженер–механик та кирәк.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә әйтүләренчә, “ЧИРМЕШӘНАГРО”, “Сөлчә”, “Әккәрәй”, “КүтәмәАГРОфирмасы”, җәмгыятьләре дә алдагы язгы кыр эшләренә җитди әзерләнәләр. Аларда да күпчелек техника төзек хәлдә.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X