Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Чирмешәнагрохим” җәмгыяте тирә-күрше районнарны да известь оны белән тәэмин итә

Райондагы известь карьеры сезонны майның беренче көннәрендә үк башлап җибәргән.

Май аенда 5 мең тонна известь оны җитештереп сатканнар. Линиядә көнгә уртача 400 тонна чимал чыга.

-Известь онына сорау гел бар, аны Әлмәт, Аксубай, Нурлат районнарына да алып китәләр, - диде “Чирмешәнагрохим” җәмгыяте директоры Илшат Гозәеров. – Быел “БИО-АГРО” җәмгыятенең әче туфраклы 1400 гектар җиренә известь оны кертергә заявка алдык. Үткән елда да бу җәмгыятьнең шул кадәр җирен табигый ашлама белән эшкәрткән идек.

Түбән Чегодай авылы янындагы карьерда һәр көнне җиде кеше хезмәт куя, чимал алырга килгән машиналар чиратта озак тормый, аларны тиз төяп җибәрәләр.

Былтыргы сезонда биредән 68 мең тонна ашлама-известь оны алганнар.

Автор фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев