“ЧИРМЕШӘНАГРО”да тракторлар үз йөртүчеләренең ялдан чыкканнарын “көтәчәкләр”
Авыл хуҗалыгы

“ЧИРМЕШӘНАГРО”да тракторлар үз йөртүчеләренең ялдан чыкканнарын “көтәчәкләр”

“ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыяте механизаторлары, көзге эшләр тәмамлану белән, хуҗалыктагы тагылма агрегатларны ремонтларга керешкәннәр.

 

-Тырмаларның 80 процентка якыны тәртипкә китерелде дә. 15 ноябрьләргә аларны төзәтеп бетерергә планлыйбыз, - ди җәмгыятьнең генераль директоры Илшат Гозәеров. - Механизаторлар нормативларны – һәр ремонтланган агрегат өчен күпме хак аласыларын яхшы беләләр, кызыксынып эшлиләр. Чәчкеч, тырма, культиваторлар төзәтүне төгәлләгәч, механизаторлар ялга – отпускаларга да китә башлыйлар.

Тагылма агрегатлардан соң чират – трактор-комбайннарга. Җәмгыятьнең техникалары яңа - иң “карты” да биш еллык, капиталь ремонт узганнары бар, шуңа аларга зур ремонт таләп ителми.

-Кирәкле запас частьләргә заказ бирдек, күбесе кайтты инде, - ди Илшат Сәйфулла улы. - Урып-җыю эшләре тәмамлану белән, комбайннарны юып, чистартып, кышкы саклауга куйдык. Бу көннәрдә аларның деффектларын, кимчелекләрен ачыклыйбыз, аннар соң кирәкле запас частьләрне сатып алабыз.

Комбайн-тракторлар ремонтына киләсе ел башыннан керешергә ният.

фото: автор

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев