Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районында грант акчасына маллар симертәләр

Авыл халкының тормыш дәрәҗәсен һәм эшлеклелек активлыгын күтәрү максатында авыл җирлегендә төрле программалар эшли, аларда чирмешәнлеләр дә катнаша. Сөтчелек тармагы яки эре терлек симертү юнәлешендә эш башлаучыларга 3 миллион, калган тармакларга 1,5 миллионга кадәр субсидия бирү каралган.

Районда яңа эш башларга теләк белдерүчеләрнең күбесе терлек симертү, сөтчелек  фермалары төзү, атлар үрчетү буенча бизнес-проектларын яклый. Казлар, чебиләр алып үстеререргә теләк белдерүчеләр дә бар.

Туймәттә яшәүче Фәрхать Галимов   узган елны федераль программа буенча грант алуга крестьян-фермерлык хуҗалыклары арасында бәйгедә җиңүче булды. Грант акчасын - 3 миллион сумны ул 100 баш мөгезле эре терлек симертүгә юнәлдергән.

-Кирпеч заводы поселогында урнашкан биналарда ремонт ясап, Шентала районыннан 100 баш бозау алып кайттык, - ди Фәрхать Исхак улы. – 250 гектар җир, аны эшкәртергә ике берәмлек техника бар. Кыш чыгарга җитәрлек күләмдә азык әзерләгән идек. Көннәр җылыта башлагач, малларны көтүгә чыгарырга ниятлибез. Көзгә үгезләрнең бер төркемен суярга вакыт җитә. Лашмандагы сугым цехы белән килешү бар. Бу эшне алар аша башкарачакбыз.

Программада катнашучылар грант алган елда яңа эш урыннары булдырырга  һәм аларны 5 ел дәвамында сакларга тиешләр .

Грант оту бәхетенә ирешкән Зөлфәт Мортазин да Кирпеч заводындагы бер бинада  ремонт эшләре алып бара, аннан соң ул  18 ай дәвамында 100 баш терлек алып кайтырга тиеш.

Девичья Полянадан Николай Якимов терлекчелек белән күптәннән шөгыльләнә. Николай Степанович  симертүгә алачак терлекләр өчен яңа бина төзү белән мәшгуль, дөрес, бүген аның нигезе генә әзер.

Кармыштан Динар Миннебаев, Дамир Гатин, Илгизәр Фәтхетдинов, Лашманнан Раушан Шәйхетдинов та соңгы ике елда программаларда катнашып, грантлар отып, терлекчелек белән актив шөгыльләнәләр.

Ак­ча ал­дым да бет­те тү­гел. Аның ни­чек са­рыф ите­лү­е­н даими күзәтәләр. Фер­мер­лар квар­тал са­ен от­чет би­рә­чәк­ләр. Грант мак­сат­чан фай­да­ла­ны­лыр­га ти­еш. Бер сүз бе­лән әйт­кән­дә, син фер­ма оеш­ты­рыр­га алын­ган­сың икән, ак­ча да шу­шы ха­җәт­ләр­гә ге­нә то­ты­ла, әйтик, сөт җи­теш­те­рү­гә, тер­лек­ләр­нең баш са­нын арт­ты­ру­га, фер­ма­ны су, ки­лү юл­ла­ры бе­лән тәэ­мин итү­гә һәм баш­ка­лар­га.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X