Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән пайчылары акча көтә

Бөгелмә районының "Репродукт" җәмгыяте Туймәт, Лашман, Яңа Кади, Иске Котыш авыл җирлекләрендәге арендадагы пай җирләренә, 2015нче ел өчен якын көннәрдә акча күчерәчәк. Алар бу җирлекләрдә бөртекле культуралар игә. Бер гектар җиргә 500 сумнан исәп-хисап ясала. Һәр авыл җирлегендә аларның ышанычлы кешеләре бар, бу акчаларны пайчыларга алар тапшырачак. Ә җир өчен...

Бөгелмә районының "Репродукт" җәмгыяте Туймәт, Лашман, Яңа Кади, Иске Котыш авыл җирлекләрендәге арендадагы пай җирләренә, 2015нче ел өчен якын көннәрдә акча күчерәчәк.

Алар бу җирлекләрдә бөртекле культуралар игә. Бер гектар җиргә 500 сумнан исәп-хисап ясала. Һәр авыл җирлегендә аларның ышанычлы кешеләре бар, бу акчаларны пайчыларга алар тапшырачак. Ә җир өчен салымны пайчылар үзләре түли.
"Репродукт" җәмгыяте Туймәттә 1300 гектар җирдә бодай, кукуруз, рапс чәчкән. Лашманда 3,9ар гектарлы - 362, Әмирдә 5,1әр гектарлы 154 пайны арендалыйлар. Яңа Кади авыл җирлегендә 3,5шәр гектарлы 350 пай җиреннән файдалана, әлеге, инвестор Иске Котышта 330 пай җирен эшкәртә.
Арендатор пайчылар белән ел саен килешү төзи. Үткән ел да алар вакытында исәп-хисап ясаган. Бүген җәмгыятьнең техникалары җир эшкәртү белән мәшгуль.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пайчылар арендатор