Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Белгечләр чәчүне тизләтергә өнди

“ЧИРМЕШӘНАГРО”да көздән сөрелгән җирләрне тулысынча, 3279 гектарда тырмалап та өлгерделәр. 1100 гектарда чәчелгән, яхшы кышлаган уҗым  культураларын да  ашлап куйганнар.  Бик өлгер эшлиләр монда.

Бүген биредә сабан культуралары чәчәләр. Эшне арпа участокларыннан башлаганнар. 500 гектарга якын мәйданны буйсындырганнар да, бу күрсәткеч көн саен уртача 150 гектарга үсә бара.

“БИО-АГРО”, “Кара Чишмә” җәмгыятьләре дә чәчүгә районда беренчеләрдән булып керештеләр. Әлегә барысы 3 мең гектар чамасы мәйданда арпа һәм борчак орлыклары җир куенына салынган.

“Сөлчә”, “Әккәрәй” җәмгыятьләрендә уҗым культуралары, күпьеллык үләннәр участокларын минераль ашламалар белән тукландыруны озакка сузмадылар. “БИО-АГРО”да көнгә уртача 2 мең гектарда тырмалау агрегатлары эшли. Бу агротехник чара тиешленең яртысында башкарылган.

Тулаем, район буенча алганда, 22 мең гектарда, ягъни тиешленең 44 процент өлешендә дым каплатылган. Уҗым культураларын ашлау төгәлләнү ягында.

-Җир өлгерде. Дым каплатуны озакка сузмаска, чәчүне тизләтергә кирәк, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Мирзаһит Гатин. -Орлык һәм ягулык ягыннан проблемалар юк, эре хуҗалыкларда минераль ашламаларны алдан ук кайгырттылар.

Кыр эшләренә – темп һәм сыйфат!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев