Ашламасыз булмый
Авыл хуҗалыгы

Ашламасыз булмый

Районда язгы чәчү үткәрү һәм чәчүлекләрне тукландыру өчен 7 мең тонна аммиак селитрасы һәм катлаулы ашламалар кирәк. Шуның бер мең тоннасы кайткан. -Соңгы атналарда хуҗалыкларга ашлама ташу дәвам итә. Җир сыен Самара өлкәсеннән алабыз, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Рәдиф Гайнуллин. Үзләренең транспортлары булмаган хуҗалыкларга "Чирмешәнагрохимсервис"...

Районда язгы чәчү үткәрү һәм чәчүлекләрне тукландыру өчен 7 мең тонна аммиак селитрасы һәм катлаулы ашламалар кирәк. Шуның бер мең тоннасы кайткан.


-Соңгы атналарда хуҗалыкларга ашлама ташу дәвам итә. Җир сыен Самара өлкәсеннән алабыз, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Рәдиф Гайнуллин.

Үзләренең транспортлары булмаган хуҗалыкларга "Чирмешәнагрохимсервис" җәмгыяте булышырга әзер. Мул уңыш алуда ашламаның роле зур икәнен аңлап, "Күтәмә АГРОфирма"сы, "Чирмешәнагрохимсервис", "Кади" җәмгыятьләре, "Әхмәтҗанов" крестьян - фермер хуҗалыгы бу өлкәдә аеруча активлык күрсәтәләр. "Күтәмә АГРОфирмасы" һәм "Әхмәтҗанов" крестьян - фермер хуҗалыклары "Татагрохимсервис" белән турыдан - туры килешү төзеп эшлиләр.

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Чирмешән язгы чәчү

Нет комментариев