Исерек килеш транспорт чарасы белән кабат идарә иткән өчен җинаять җаваплылыгы керткәннән бирле район территориясендә беренче тапкыр җинаять эше кузгатылды. -Билгеле булганча, бер ир-ат 2015нче елның март аенда исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән өчен административ җаваплылыкка тартылган һәм йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән, - ди район прокуроры урынбасары Юрий...
-Билгеле булганча, бер ир-ат 2015нче елның март аенда исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән өчен административ җаваплылыкка тартылган һәм йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән, - ди район прокуроры урынбасары Юрий Иванов.- Әмма ул үзе өчен тиешле нәтиҗә ясамый һәм агымдагы елның 2 октябрендә кабат исерек килеш руль артына утыра. Чирмешәннең Титов урамыннан барганда аны полиция хезмәткәрләре тоткарлый. Чирмешәндә яшәүче әлеге ир-атка карата, юлда йөрү кагыйдәләрен бозган өчен административ җәзага тартылган кеше буларак, җинаять эше кузгатыла.
Нет комментариев