Кара Чишмәдә казларны симерткәннәр дә
Ярминкәләр

Кара Чишмәдә казларны симерткәннәр дә

Узган атнада район үзәгендә оештырылган ярминкәдә тере һәм яңа суелган казлар да бар иде. Кара Чишмә суларында коенып май җыйган симез казларның бер түшкәсе 2 мең сум тора. Каз кебек үк булган ике айлык бәпкәләр - 500, 50 көнлек мулард, 1 айлык үрдәк бәпкәләр 350-200 сумга бәяләнә. Алгалыйлар әлеге су...

Узган атнада район үзәгендә оештырылган ярминкәдә тере һәм яңа суелган казлар да бар иде. Кара Чишмә суларында коенып май җыйган симез казларның бер түшкәсе 2 мең сум тора.

Каз кебек үк булган ике айлык бәпкәләр - 500, 50 көнлек мулард, 1 айлык үрдәк бәпкәләр 350-200 сумга бәяләнә. Алгалыйлар әлеге су кошларын.
Лашманнан берәү берсе-берсен 250-1000 сумга йорт куяннары алып килгән. Кайсы - суярлык, кайсылары симертә торган - сайлап алырга мөмкин.
Яшелчәләрнең өлгергән чагы, җиләк-җимеш бар әле, банка ябам дисәң, аның да төрле зурлыктагысын саталар. Өч литрлы банка 40 сум тора. Бал сатучылар да күп иде ярминкәдә, бәя бер чама - өч литрлы банкадагы татлы ризыкны 1000 сумга куйганнар.
Бозаулар, сөт һәм кондитер ризыклары, кием-салым да күп иде. Шенталада алма уңган бугай, аның әллә ничә сортлысын төрле чиләкләргә тутырып килгән сатучы яныннан байтак кеше "баеп" узды.

ярминкә Кара Чишмә казлар Куяннар

Нет комментариев