Чирмешәндә узган атнада булган ярминкәдә Ивашкинода үстерелгән кәбестә җитмәде дә. Килосы кыйбатрак, 15 сум булса да, аны чират торып, бик тиз алып бетерделәр.
Ярминкәдә алма бик күп иде, килосын 40-70 сумнан саттылар. Самарада үскән бу җимеш үсентеләре, балан, гөмбә, бәрәңге, миләш, кавын һәм карбыз, бал һәм балык та саттылар.

Биш-алты айлык һәм зуррак бозауларга бәя 27 мең сумнан башлана. Узган атнада кыш чыгарлык кечерәк бозау эзләп килгән 82 яшьлек Мөхтәсим бабай Шәйхетдинов заказын үтәгәннәр – бүген шундый бозаулы булды. Бер бозау Керкәлегә китте, анысын Илсур Билалов алды. “Азык бар, карарга иренмибез“, - ди ул.

Кара Чишмәдән берсен 1500-1700 сумга каз түшкәләре, килосын 290-320 сумга сыер ите тәкъдим иттеләр.
Ярминкәдә бөртек, тере казлар гына булмады, ә кирәксенүчеләр бар иде.
Автор фотосы
Нет комментариев