Чирмешән ярминкәсендә эремчекне чират торып алдылар (+ФОТО)
Ярминкәләр

Чирмешән ярминкәсендә эремчекне чират торып алдылар (+ФОТО)

Чирмешәндә ике атна рәттән булгангадырмы, соңгы ярминкәдә халык артык күп түгел иде. Әмма килгән кеше кирәген тапты, сатучылар товарын урнаштырды. -Бал күп быел, шуңа күрә аны сату кыенрак, -ди Шенталадан бездә еш булучы умартачы абзый. Ә менә эремчек, каймак, пирог, ипине чират торып алалар. 5 килолы чиләк тулы алманы 100...

Чирмешәндә ике атна рәттән булгангадырмы, соңгы ярминкәдә халык артык күп түгел иде. Әмма килгән кеше кирәген тапты, сатучылар товарын урнаштырды.

-Бал күп быел, шуңа күрә аны сату кыенрак, -ди Шенталадан бездә еш булучы умартачы абзый.
Ә менә эремчек, каймак, пирог, ипине чират торып алалар. 5 килолы чиләк тулы алманы 100 сумга бирделәр, бозауларга 20-30 мең сорадылар.
Ярминкәдә свежий һәм туңдырылган балык, тере һәм суелган - йолкынган казлар, карбыз, помидор, суган, агач үсентеләре, ит, сарык, дуңгыз балалары, кием-салым да бар иде.
Бөртек, кәбестә, бәрәңге сатмадылар кебек.

Чирмешән районы ярминкә фотографии

Нет комментариев