Чирмешән ярминкәсендә балык алучылар күп булды
Ярминкәләр

Чирмешән ярминкәсендә балык алучылар күп булды

Узган атна ярминкәсендә дә балык сатучылар күп иде, аның килограммына уртача 250-800 сум сорадылар, кыйммәтлерәкләрен дә алып килгәннәр.

Чирмешәндәге “Кәрвансарай” янәшәсендәге мәйданчыкта яңа суелган каз түшкәләре (берсе уртача 1000-1600 сум), ит (килосы 320 сум), бозаулар, җиләк-җимеш, кием-салым, күп төрле киез итекләр дә саттылар.

Берәү тере әтәчләребез күп, ди. Дөрес, үзе әйтүенчә, аларны монда алып килмәгән. Соңрак бу кошларны алучы – заказ бирүче табылган бугай.

фото: автор


Нет комментариев