Чирмешән яңалыклары

"Безнең Чирмешән" газетасы - Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Юл хәрәкәте

Чирмешән районында авариядә яшь егет һәлак булды

27 сентябрь көнне Яңа Элмәле юлында 21 яшьлек егетнең гомере өзелгән.

Якташыбыз Казан шәһәрендә яшәгән, эшләгән. Дүшәмбе көнне кичке мәлне ул йөртүче “Лада Гранта” автомобиле Яңа Элмәләдән чыгып барганда юл билгесенә килеп бәрелә һәм юл кырыен төшеп китеп, ян ягына ава.

-Руль артындагы 21 яшьлек егет куркынычсыз тизлекне сайламаган, өстәвенә асфальт юеш була, ул автомобиль белән идарә итүне югалта. Авария нәтиҗәсендә алган тән җәрәхәтләреннән егет шунда ук һәлак була, - ди ЮХИДИ район бүлекчәсенең пропаганда буенча инспекторы Аяз Гатиятов. - Якташыбыз куркынычсызлык каешын да такмаган булган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев