Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Юл хәрәкәте

Чирмешәндә юл һәлакәте: питбайк йөртүче яшүсмерне больницага озатканнар

Чирмешәндә питбайк - мини-мотоцикл белән идарә иткән 15 яшьлек егет борылышта ПАЗ автобусына килеп бәрелгән. Имгәнүләр алган яшүсмерне больницага озаталар.

Районның ЮХИДИ бүлекчәсеннән хәбәр итүләренчә, питбайк белән идарә итүченең әлеге транспорт чарасын йөртү таныклыгы булмаган.

-Ул район үзәгендәге ХХII партсъезд һәм Ярминкә тыкрыгы урамнары юл киселешендә сулга борылганда кагыйдәләрне үтәми һәм  төп юлдан килүчеләргә юл бирергә дип туктаган автобуска килеп бәрелә. Нәтиҗәдә кулларын, аякларын имгәткән питбайк йөртүчесен район үзәк больницасына озаттык. Питбайк та җимерелгән, -ди ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Аяз Гатиятов.

фото: Аяз Гатиятов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев