Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешәнле спортчы бер кул белән 66 килограмм авырлык күтәргән

Иске Кадида туып, бүген Яр Чаллыда яшәүче Фәнис Нуретдинов янә дөнья чемпионы булып танылды.

Таза беләкле ветеран соңгы вакытта армлифтинг белән актив шөгыльләнә. Спортның көч күрсәтелүче бу төрендә бер кул белән махсус снаряд – максималь авырлык күтәрергә кирәк.

Фәнис Барый улы 66 килограмм авырлык күтәргән һәм 70-74 яшьлек ветераннар арасында (үз үлчәү авырлыгында) кабат дөнья чемпионы булган. Моны раслап, Сочида узган ярышта аңа сертификат та биргәннәр.

Фәнис Нуретдинов - армлифтинг буенча алты тапкыр дөнья чемпионы, спорт остасы, армрестлинг - кул көрәштерү буенча Татарстан, Россия һәм дөнья чемпионы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев