Чирмешән оешмалары волейбол чемпионатында катнаша
Киләсе атнада волейбол буенча район чемпионаты старт ала. Анда авыл җирлекләре, оешма, предприятиеләр үзара спорт залларында көч сынашачак. Төркемнәргә бүленеп, әүвәл ир-егетләр командалары ярышачак. Район үзәге спортчыларының беренче очрашулары 13 октябрьдә Чирмешән лицее һәм физкультура-савыктыру комплексы спорт залларында узарга тиеш. Кечерәк, хезмәткәрләре аз булган оешмаларның исә җыелма командаларга берләшеп уйнавы...
Төркемнәргә бүленеп, әүвәл ир-егетләр командалары ярышачак. Район үзәге спортчыларының беренче очрашулары 13 октябрьдә Чирмешән лицее һәм физкультура-савыктыру комплексы спорт залларында узарга тиеш. Кечерәк, хезмәткәрләре аз булган оешмаларның исә җыелма командаларга берләшеп уйнавы күздә тотыла. Оештыручылар бәйгене ике этапта уздырмакчы. Беренчесендә волейболчылар бер-берсе белән, әйләнә системасы буенча очрашып чыга. Җиңүче командага - ике, оттыручыга - бер, ярышка килмәүчеләргә ноль очко языла. Чемпионатның икенче - плей-офф этабында оттыручылар төшеп кала. Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев