Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Иске Котышта праймериз узды

"Бердәм Россия" сәяси партиясенең бу авылдагы җирле бүлекчәсенең җиде әгъзасы 13 сентябрь көнне муниципаль хакимият органнарына сайлауларда кандидат буларак катнашачак. Партиядәшләре аларны тугыз кандидат арасыннан сайлап алды. Бердәмроссиялеләрнең районда праймеризлар - партия эчендә алдан тавыш бирүне аңлатучы сәяси кампания башлавы хакында язган идек инде. Аның тәүгесендә, Иске Котыш авылында оештырылганында,...

"Бердәм Россия" сәяси партиясенең бу авылдагы җирле бүлекчәсенең җиде әгъзасы 13 сентябрь көнне муниципаль хакимият органнарына сайлауларда кандидат буларак катнашачак. Партиядәшләре аларны тугыз кандидат арасыннан сайлап алды.

Бердәмроссиялеләрнең районда праймеризлар - партия эчендә алдан тавыш бирүне аңлатучы сәяси кампания башлавы хакында язган идек инде. Аның тәүгесендә, Иске Котыш авылында оештырылганында, 30 сайлаучы катнашты. Алар арасында иҗтимагый оешмалар вәкилләре дә бар.
Иске Котыш авыл җирлеге Советы җиде депутаттан тора. Партиянең сайлап алынган вәкилләре көзге сайлауларда шушы урыннарга дәгъва кылачак.
Авыл Советы депутаты нәрсә эшли ала соң дисәң - ул, беренче чиратта, эшендә, гаиләсендә үрнәк, тәртипле кеше булырга тиеш, диелде тавыш бирү алдыннан узган әңгәмәдә. Төрле чаралар вакытында да депутатлар - халыкны төп ияртүчеләр. Әнә Иске Котыш авылында урамнар ничек чиста. Капка төпләрендә бернинди чүп, череп-аунап ятучы бер генә агач, такта та калмаган. Җирлек башлыгы Александр Митякин әйтүенчә, бу эштә әлеге дә баягы хәзерге чакырылыш депутатлары да нык булышкан.
Авыл җирендә, билгеле, проблемалар байтак. Кайбер урамнарда баганаларда яктырткычлар җитми, урам юлларын рәтлисе иде. Күпләрне авыл хуҗалыгы тармагындагы хәл борчый.
-Халык депутатларга ышаныч белдерә. Алар да, башкалар да авылларыбызда яшьләрне күбрәк калдырырга тырышсыннар иде. Эш тә кирәк. Авылда йорт өлгертәм дигән гаиләгә дәүләт акчасын кызганмасын. Бездән узды, киләчәк яшьләр кулында, - ди авылның ветераннар (пенсионерлар) советыннан сайлауларда тавыш биргән Владимир Семаев.
Сайлаучылар бюллетеньнәрдәге авылдашлары өчен кабинкаларда тавыш бирде. Шунысы сөенечле, тугыз кандидатның берсе дә уңай тамгасыз калмаган. Димәк, ышана халык аларга. Әмма, нишлисең, күбрәк тавыш җыйган җиде кеше генә кандидатлыкка үтте.
Район буенча бердәмроссиялеләрдән көзен муниципаль органнарга сайлауларда депутатлыкка 141 кандидат катнашырга тиеш. Праймеризларда аларны 170 кеше арасыннан 443 сайлаучы сайлап алачак.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Иске Котыш праймериз

2
X