Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең өчен, хатын-кызлар

Түбән Чегодайдан Рәзинә Гыйниятуллина гөбәдияне еш пешерә

Бәйрәм җиткән саен хатын-кыз табынга ниндидер тәмле ризык әзерләргә тырыша. Без аларга төрле рецептлар тәкъдим итәбез. Бу юлы Түбән Чегодайдан Рәзинә апа Гыйниятуллина гөбәдия рецепты белән уртаклаша.

Якташыбыз чәй янына бирелә торган әлеге пирогны бик еш пешерә, кунакка барганда да күчтәнәчкә гөбәдия әзерли.

Иң элек гөбәдиянең эчлегенә кирәкле ингредиентларны барларга. Рәзинә апа 2 стакан озынча дөгене юып газ өстенә куя, 4-5 минут кайнаткач, уттан алып, сөзеп, чүпрәк өстенә салып саркыта. Уртача зурлыктагы таба өчен 2 стакан корт, 1,5 стакан йөзем, бер пачка атланмай, 1,5 стакан шикәр комы кирәк була. Инде камыр әзерлибез: 0,5 стакан көнбагыш маена шул кадәр үк җылы су кушабыз, ярты бал кашыгы коры чүпрә һәм тоз салып камыр басабыз. Гөбәдия өстенә сибү өчен май, шикәр комы, он катнашмасы әзерләргә.

Камырны нәзек итеп җәеп майланган табага куярга. Дөгене чама белән өч өлешкә бүләсе. Беренче катламга – дөге, аннан соң – корт, кабат - дөге, йөзем җәелә. Йөзем өстенә йомшартылган атланмайны кисеп тезәргә һәм иң өскә калган дөге салына. Шикәр комын һәр катлам саен сибеп барырга кирәк. Гөбәдиянең өстен камыр белән каплагач, матур итеп бөрелә. Камыр күтәрелеп китмәсен өчен, чәнечке белән тишекләр ясала. Өстенә алдан әзерләнгән катнашманы сибеп газ мичендә 45 минут-1 сәгать чамасы пешерергә.

Сүз уңаенда. Рәзинә апа кортны да үзе әзерли һәм туңдыргычта саклый. Корт ясау катлауны түгел. Сыер сөтен кайнатып чыгарырга һәм, катык салып, эремчек ясарга. Әлеге эремчекне сүрән утта, кызарганчы, 2-3 сәгать кайнатырга. Газны сүндерер алдыннан 3-4 кашык шикәр комы салып  янә кайнатып алырга.

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев