Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең өчен, хатын-кызлар

Керкәледән Гөлшат Камалетдинова кунакка урама пешереп бара

Керкәле авылында яшәүче Гөлшат Камалетдинова кунакка барганда, күчтәнәчкә һәрвакыт урама әзерли. Кунак килгәндә дә ул аны чәй янына тиз генә пешереп куя.

Якташыбыз әлеге ризыкны әзерләү серләрен газета укучылар белән дә уртаклашты.

-Камыр өчен өч туң йомырка, берәр аш кашыгы майонез һәм үсемлек мае, бер чеметем тоз кирәк. Йомырка, майонез, үсемлек маен һәм тоз салып йомшак кына камыр басам һәм аны каплап куеп, бераз ял иттерәм, - диде Гөлшат Сәйфулла кызы. – Хәзер инде җәймә җәяргә, ул токмач җәймәсеннән калынрак булсын. Аны махсус кискеч белән тасмаларга бүләм. Ул арада кәстрүлгә үсемлек мае салып кыздырырга куям, май урама камырын күмәрлек булырга тиеш. Камырны чәнечкегә чорнап, майга батырып берәм-берәм пешерәм.

Гөлшат апаның урамасын без дә авыз иттек, бик тәмле.

Марат Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев