Тешләрне дә агарта, тирене дә матурлый!
Тешләрне агарту өчен билгеләнгән теш пасталары составында активлаштырылган күмер барлыгын беләсезме икән?
Ә агарткыч теш порошогын үзебезгә дә ясарга мөмкин! Берничә төймәне төеп, тешләрегезне шуның белән чистартып карагыз әле. Тешләрегез энҗедәй ап-ак булачак!
Күмер тән тиресен чистартуга гына түгел, андагы токсиннарны чыгаруга да сәләтле. Душка кергәнче, бер төймә күмерне эрерәк итеп төегез дә юына торган гельгә салыгыз. Күмерле гель белән юыну тән тиресен шомартып, нәфисләндереп җибәрәчәк.
Күмердән тән тиресен чистарту өчен скраб та ясарга мөмкин. 10 төймә даруны төеп, 2-3 аш кашыгы бал өстәгез һәм шуны мунчада (яисә душта) тирләгән тән тиресенә сөртегез.
Фото pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев