Көзгә иммунитетны ныгыту өчен нинди ризыкка өстенлек бирергә кирәк?
Сәламәтлек

Көзгә иммунитетны ныгыту өчен нинди ризыкка өстенлек бирергә кирәк?

Баланың менюсына тәрәч балыгы кертергә кирәк.

Сабый чактан ук рөхсәт ителә торган аксымлы ризыкларның берсе бу. Табиб-педиатр Юлия Андреева шулай дип белдергән.

Балык, һичшиксез, иммунитетны ныгыта, дигән белгеч.

Табиб әйтүенчә, сентябрьгә кадәр файдалы элементлары организмның саклагыч системасына тулысынча сеңсен өчен инде хәзер – июль аенда ук тәрәчне куллана башларга кирәк.

Белгеч сүзләренә караганда, бу балыкта селенонеин, таурин һәм А витамины бар. Нәкъ менә шулар ОРВИ һәм грипп куркынычын киметергә мөмкин.

Тәрәчтән әзерләнгән ризыкны атнасына ике-өч тапкыр кулланыгыз, дип киңәш иткән табиб.

чыганак

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев