Дару кул астында: суган белән сарымсак – антибиотик, мүк җиләге кан басымын төшерә, бал йоклата
Үзебезне начар хис итә башлауга, тизрәк даруга үреләбез. Ә бит бу очракта кул астындагы күп кенә үлән, азык-төлек тә ярдәмгә килә ала. Белеп файдаланганда алар да дару кебек нәтиҗә бирә.
Файдасы | Нәрсәдә бар? |
Авыртуны баса | чәй, имбирь, бөтнек һәм кәнәфер мае |
Антибиотиклар | суган, сарымсак, алма, керән, чөгендер, зәйтүн мае, гәрчич орлыгы |
Кан басымын төшерә | сельдерей, грейпфрут, җитен мае, каен согы, мүк җиләге |
Йоклата торган | бал, җылы сөт, әфлисун кабыгы |
Ашказаны авыртканнан | кәбестә, банан, яшел чәй, инжир |
Иммунитетны ныгыта | сарымсак, йогырт |
Кәефне күтәрә | какао, груша, бал, имбрь |
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев