Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Чирмешән табибы иммунитетны да ныгытырга куша

Грипп – тын юлларының вируслы инфекциясе (ОРВИ) төркеменә керә. Ул эпидемиягә әверелүчән. Моннан тыш, ул - организмны өзлектерергә дә мөмкин кискен авыру. Эпидемиягә ничек әзерләнергә, авыруны йоктырудан ничек сакланырга, ә инде авырып киткән очракта якыннарны ничек саклап калырга? Укучыларыбызның шушы һәм башка сорауларына район үзәк больницасының медицина профилактикасы буенча табибы Зилә Минголова җавап бирде.

-Зилә Мисбаховна, нигә ОРВИ һәм грипп белән кабат-кабат авырыйбыз?

- Вируслар, бигрәк тә грипп вируслары, мәкерле - алар даими рәвештә үз структураларын үзгәртә. Организм аны танымый, саклау да эшләми. Нәкъ менә шуңа күрә, узган сезонда авырсак та, кеше аны яңадан йоктырырга мөмкин.

- Ул аеруча кемнәр өчен куркыныч?

- Грипп бигрәк тә сабыйлар һәм өлкән яшьтәгеләр, шулай ук ВИЧ-инфекциялеләр, каты чирләүчеләр өчен аяныч.

- Гриппны йоктырмас өчен...

- Гриппка каршы прививка ясату – авырудан саклану өчен беренче адым. Аның өчен иң кулай вакыт – октябрь - ноябрь айлары. Вакцина составы ел саен яңартыла.

-Тагын ничек сакланырга?

1. Кулларыгызны ешрак юыгыз. Вируслар берничә сәгать яши ала. Урамнан, транспорттан төшкәч, ишек тоткалары тоткач, кулларыгызны сабын белән ешрак юыгыз. Андый мөмкинлек булмаса, дезинфекцияләүче салфеткалар яки антисептиклар кулланыгыз. Юылмаган кулларыгыз белән битегезгә, борыныгызга һәм күзләрегезгә кагылмагыз.

2. Дистанцияне һәм респиратор этикетны саклагыз. Йөткерүче һәм төчкерүче кешеләрдән читтәрәк торыгыз. Җәмәгать урыннарында һәм транспортта саклагыч маска киегез. Төчкергәндә һәм йөткергәндә авызыгызны бер тапкыр кулланыла торган салфетка белән каплагыз, аны ташлагыз. Мөмкин булса, кул биреп исәнләшүне һәм кочаклауны чикләгез.

3. Организмны ныгытыгыз. Сәламәт яшәү рәвеше - нык иммунитет нигезе. Туйганчы йоклау, витаминнарга һәм аксымнарга бай ризыклар белән туклану, физик активлык - болар барысы да организмга тонуста булырга һәм инфекцияләргә яхшырак каршы торырга ярдәм итә

- Маска дигәннән, аларның файдасы булсын өчен, аларны ничек кияргә?

- Битлекнең - дөрес файдаланганда гына нәтиҗәсе була. Ул авызны да, борынны да каплап, биткә тыгыз ятарга тиеш. Аны 2 сәгать саен яки иртәрәк тә алыштырырга кирәк. Бер тапкыр кулланыла торган битлекне кабат кулланырга ярамый! Аны салганда, тышкы өслеккә кагылмаска тырышыгыз, ә салганнан соң шунда ук кулларыгызны юыгыз. Исегездә тотыгыз: битлек ачык һавада кирәкми, аның максаты – кешеләр күп җыела торган урыннарда саклау.

- Шулай да грипп симптомнары барлыкка килсә, ни эшләргә?

- Беренче һәм иң мөһим кагыйдә - өйдә калу һәм кичекмәстән табиб чакырту. Гриппны аяк өстендә үткәрергә ярамый.  Вакытында табибка күренү һәм авыруны мөмкин кадәр иртәрәк дәвалый башлау (авырый башлаганнан соң беренче 48 сәгать) грипптан соң өзлегүне (бронхит, пневмония, отит, менингит) булдырмаячак.

- Әгәр гаилә әгъзаларының берәрсе авырып китсә?

- Авыруга аерым бүлмә биреп, аны изоляцияләргә тырышырга кирәк. Әгәр бу мөмкин булмаса, 1 метр араны саклагыз. Бүлмәне ешрак җилләтегез һәм дезинфекцияләү чаралары белән дымлы җыештырыгыз. Авыруның савыт-сабасы һәм сөлгеләре индивидуаль булырга тиеш. Авыруны маска кулланып, карау яхшырак.

 Сәламәт булыгыз һәм үзегезне саклагыз! Исегездә тотыгыз, салкын тию сезонында иң яхшы стратегия – ул акыллы профилактика һәм үз сәламәтлегегезгә һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең сәламәтлегенә җаваплы мөнәсәбәт.

Рәсем ясалма фәһем ярдәмендә башкарылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев