Чирмешән яңалыклары

"Безнең Чирмешән" газетасы - Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Черкиләрдән котылу серләре

Ямьле җәй еш кына үзәккә үткән черкиләре белән дә истә кала. Алар тынычлап эшләргә дә, ял итәргә дә ирек бирми. Белгечләр кисәтә: черкиләр чир дә таратырга мөмкин.

1. 100 грамм камфара яисә "валерьянка"ны ут өстендә тотып, парга әйләндерсәгез, зур бүлмәдәге черкиләр дә юкка чыгар.

2. Кара шомырт яисә миләш яфракларын бераз изгәләп, тәннең ачык өлешләренә сөртсәгез, черкиләр тимәс.

3. Канәфер, базилик, әнис һәм эвкалипт эфир майларын бер стакан суга 5-10 тамчы тамызып, тәнегезнең ачык өлешенә сөртегез. Камин, учак яисә кызган табага салсагыз да файдасы булыр. Әлеге эфир майларының берсен булса да мамыкка тамызып, тәрәзә төбенә куярга була.

4. Черки помидор яфрагы исен яратмый.

5. Әгәр табигатьтә утырырга ниятләгәнсез икән, учакка артыш агачы ботагы ташлагыз. Черкиләр борчымас.

6. Эрбет чикләвеге мае исе черкиләрне генә түгел, чебеннәрне, тараканнарны да куркыта.

7. Әрем тамырыннан ясалган төнәтмә белән битегезне юсагыз, бер бөҗәк тә якын килмәс.

8. Эвкалипт экстрактын электр фумигаторына салсагыз, черкиләр өегезгә юлны онытыр.

9. Лимон телемнәренә канәфер кадап, тәрәзә төпләре яисә бүлмәдә төрле урыннарга куйсагыз, нәтиҗәсе озак көттермәс - бөҗәкләр юкка чыгар.

Рәсем: ясалма фәһем

Чыганак:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев