Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Бакчагызда брокколи үстерегез!

Аның яман шешкә каршы файдасы бар.

Брокколи кәбестәсенең бик файдалы яшелчә булуын күпләр беләдер. Бу яшелчәне кибетләрдә шактый кыйммәткә саталар. Аны бакчада үстерү күпкә отышлырак, яңа өлгергәннәрен көн дә җыеп алырга һәм файдалы ризыклар әзерләргә була.

Үсенте алу өчен брокколи орлыкларын яздан теплицага чәчеп куярга мөмкин. Ул гади кәбестә кебек үк көл һәм салкын су ярата. Әмма аермасы шунда: кәбестәнең бу төре, чәчәккә бөреленгән кебек, гел башлар чыгарып тора. Башлары куе яшел төстә. Аларны чәчәк атканчы җыярга кирәк.

Шунысы да мөһим: брокколи көзгә кадәр кәбестә бирә. Аларны туңдыргычта кыш буе сакларга мөмкин. Ул витаминнарын туңдырган очракта да саклап кала.

Белгечләр фикеренчә, кәбестәнең бу төре баш миен тукландыра, активлыкны арттыра. Е витамины җитмәгәндә анемия, капиллярларның сынучанлыгы күзәтелә, мускулларның көчсезлеге сизелә. Витамин запасын тулыландырырга брокколи ярдәм итәчәк.

Иммун системасына иң көчле тәэсир итүче витаминнарның берсе — С витамины. Бу матдә җитмәсә, кеше организмы авыруларга еш бирешә. Ә менә брокколи С витаминына бик бай.

Иң мөһиме - белгечләр яман шеш күзәнәкләрен үтерә торган ризыклар арасында иң көчлесе брокколи кәбестәсе дип белдерә. Алар әйтүенчә, кәбестәнең бу төре — ашказаны һәм күкрәк яман шеше булдырмас өчен файдалы яшелчә. Аны атнасына өч тапкыр булса да ашарга кирәк.

Әле түтәлгә брокколи кәбестәсе чыгарып утыртырга соң түгел. Үзебез үстергәне тәмле дә, файдалы да була.

чыганак
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев