Юл хәрәкәте рубрикасы буенча яңалыклар
-
Чирмешән юлларында былтыр 4 кеше һәлак булган
2019 нчы елда район территориясендә булган 23 юл-транспорт һәлакәтендә 4 кеше һәлак булган, 21 кеше төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алган ( 2018 нче елда 17 авариядә 4 кешенең гомере өзелгән, 20 кеше яраланган).
-
Чирмешән районында исерек шоферларның өчесе дә кичен эләккән
Яңа елның беренче өч көнендә районның ЮХИДИ инспекторлары транспорт белән аек булмаган хәлдә идарә иткән өч машина йөртүчене тоткарлаганнар. Алар өчесе дә кичке буйда тәртип бозган.
-
Чирмешәндә КамАЗ янган
7 гыйнвар көнне район үзәгендәге чүп түгү полигонында үзбушаткыч КамАЗ автомашинасына ут капкан.
-
Чирмешән районы юлларында 4 кеше һәлак булган
Быел, узган 11 айда, район юлларында 19 юл-транспорт һәлакәте булган (былтыр 17), аларда 4 кеше үлгән (2018дәге кадәр), 22се зыян күргән (узган елда – 20).
-
Чирмешән юлында КамАЗ шоферлары “аңлашмаган”
Чирмешән ягыннан барганда, халык телендәге “Кармалка борылышы”на җитәрәк урында КамАЗ автомашиналары бәрелешкән. Берсенең җәрәхәтләр алган йөртүчесен Әлмәткә, больницага озатырга туры килгән.
-
Быел Чирмешән юлларында 4 кеше үлгән, 21 кеше имгәнгән
Ел башыннан, 10 ай эчендә, районда 20 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 4 кеше үлгән (2018дә – 3) һәм 21 (19) кеше имгәнгән. Узган елгы шул чор белән чагыштырганда аварияләр дүрткә күбрәк. Әлеге факт районның юл куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышында да төп тема булды.
-
ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүчеләргә буранда сак булырга киңәш итә
Якындагы тәүлектә республикада салкынайта, шулай ук томан һәм буран көтелә.
-
Машина йөртүчеләр өчен “әлифба“ - фаралар теле
- Тиз-тиз "дальний"ны кабызып алу - "фараларың күзне чагылдыра, якын утыңны кабыз" дигән сүз...
-
Чирмешән районында беренче кар аварияләргә сәбәпче булды
Кар яуганның беренче көнендә үк, район юлларында ике һәлакәт теркәлгән.
-
Чирмешәндә “Көзге каникуллар” башлана
Балалар катнашында юл-транспорт бәла-казаларын кисәтү максатында, республикадагы кебек, безнең районда да “Көзге каникуллар” профилактик операциясе игълан ителде. Ул 30 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр барачак.
-
Яңа Чишмә кешесе таныклыгын Чирмешәндә калдырган
Апрель аенда гына йөртү таныклыгы алган Яңа Чишмә кешесенең исерек хәлдә руль артына утырырга кыюлыгы җитә.
-
Татарстанда юл һәлакәте: машина берничә кисәккә бүленгән, ә йөртүчесе урында ук һәлак булган
Биектау районында юл-транспорт һәлакәтендә бер ир-ат үлгән. Бу турыда Дәүләт автоинпекциясендә хәбәр иттеләр.
-
Чирмешән районында, машина пошига бәрелеп, йөртүченең гомере өзелгән
6 октябрь кичендә Чирмешән – Яңа Элмәле арасындагы “иске юлда” “Шкода Октавиа” машинасы, алдан баручы автомобильне узып китмәкче булып, каршы як юлга чыга һәм пошига килеп бәрелә.
-
Чирмешәндә узган ”Тоннель” вакытында исерек хәлдәге машина йөртүчене ачыклаганнар
Узган атна ахырында район үзәгендә үткән “Тоннель” профилактик чарасы вакытында районның ЮХИДИ хезмәткәрләре 35 машина йөртүчене тикшергән.
-
Чирмешән автоинспекторларыннан качкан машина йөртүче исерек булган
Халык телендәге “Бәркәтә юлы”нда “KIA Sportage” автомашинасын йөртүче район автоинспекторларының туктату таләбенә буйсынмыйча, алардан качарга омтылган. ЮХИДИ хезмәткәрләренә аның машинасын куып китәргә туры килә.