Юл хәрәкәте рубрикасы буенча яңалыклар
-
Чирмешән районындагы юл һәлакәтендә нефтьче шоферның гомере өзелгән
Узган җомга көнне Күтәмә һәм Ивашкино авыллары арасында КамАЗ автомашинасы әйләнеп капланган. Аның йөртүчесе, ни кызганыч, шунда ук һәлак булган.
-
Чирмешән районында юл һәлакәте: җәяүле һәлак булган
Кичә, кичке сигезләр тирәсендә Түбән Чегодай һәм Югары Чегодай авыллары арасында булган юл һәлакәтендә бер җәяүленең гомере өзелгән.
-
Чирмешәнлеләр, куркынычсызлык каешларын тагып йөрегез
1 сентябрьдән 30 сентябрьгә кадәр районда, республикадагы кебек, “Куркынычсызлык каешы” операциясе игълан ителде.
-
Чирмешәндә 15 машина йөртүче “Тоннель”дә “калган”
Узган атна ахырында район үзәгендә үткән “Тоннель” операциясе вакытында тикшерелгән машина йөртүчеләрнең унбишесенә беркетмә төзелгән.
-
Карабрак йөрегез – юлда балалар!
26 августтан 8 сентябрьгә чаклы районда “Игътибар –балалар!” профилактик чарасы игълан ителде.
-
Чирмешән районында бер тракторчыны кулга алырга мөмкиннәр
Бу атнада районның ЮХИДИ хезмәткәрләре автотранспорт белән аек булмаган хәлдә идарә иткән бер машина йөртүчене һәм тракторчыны тоткарлаганнар. Соңгысының йөртү таныклыгы да юк икән, аны кулга алырга мөмкиннәр.
-
Чирмешәндә җәяүлене бәрдерүчене эзлиләр
Чирмешәндә бер хатын-кызны машина бәрдереп киткән. Инде вакыйга урыныннан качкан йөртүчене эзлиләр.
-
Әлмәтлеләр Чирмешәндә бәрелешкән
Бу атнаның сишәмбесендә, иртәнге сигезләрдә Яңа Элмәле авылыннан “Күтәмә борылышы”на таба узарак урында УАЗ һәм Volkswagen Polo автомашиналары бәрелешкән.
-
Чирмешәндә кайбер урамнарда "каршылыкрак" ясыйлар
“Татавтодор” җәмгыяте Аксубай филиалының райондагы юллар төзү-ремонтлау участогы белгечләре Чирмешәндәге әллә ничә урам юлларында ясалма тигезсезлекләр ясый.
-
Чирмешән районында машина йөртүче берәүгә "спиртлы" гөмбә эләккән
Гөмбәдән кайтучы Ивашкино авылы кешесе автомашинасын ЮХИДИ хезмәткәрләре Күтәмә һәм Ивашкино авыллары арасындагы юлда туктаталар. Йөртүченең документларын тикшергән вакытта аннан ят ис килеп китә.
-
Ике сәгатьтә 10 тәртип бозучы
Чираттагы “Тоннель” профилактик чара барышында ЮХИДИ инспекторлары Акъяр –Чирмешән – Шентала юлында ике сәгать дәвамында 40 тан күбрәк машина йөртүчене тикшергәннәр.
-
Лашманга килгән кунаклар Бөгелмәгә качып киткәннәр
Кызганыч, ләкин чамасын белмәсәң, күңелле генә башланып киткән бәйрәмнең дә ахыры аянычлы тәмамланырга мөмкин.
-
Чирмешәндә әтисе белән ике баласы юл һәлакәтенә юлыкканнар
“Кояшлы” балалар ял лагере юлы белән Чирмешән уңаена хәрәкәтләнүче “Нива” автомашинасы юл кырыена төшеп китә. Аның йөртүчесен һәм ике баланы Әлмәт больницасына озатканнар.
-
Чирмешән районындагы юл һәлакәтендә зыян күргән пассажирны Әлмәт больницасына озатканнар
Күрәчәк, Әлмәт районыннан килеп эшләүче нефтьчеләр безнең райондагы объектларына алып баручы юлда ”Нива” эш машинасы белән юл кырыена төшеп әйләнеп капланганар. Зыян күргән пассажирны Әлмәт больницасына озатырга туры килә.
-
Чирмешәндә ике сәгатьтә 12 кеше юлда йөрү кагыйдәләрен бозган
21 июнь көнне, “Тоннель” операциясе кысаларында ЮХИДИ хезмәткәрләре 30 машина йөртүчене тикшереп, юлда йөрү кагыйдәләрен бозган 12 йөртүчене ачыклаганнар, аларның бишесе куркынычсызлык каешларын такмаган булганнар, бер кеше йөртү таныклыксыз эләккән, бер якташыбызның автомобиле тиешле тәртиптә теркәлмәгән.