Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән юлларында былтыр 4 кеше һәлак булган

2019 нчы елда район территориясендә булган 23 юл-транспорт һәлакәтендә 4 кеше һәлак булган, 21 кеше төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алган ( 2018 нче елда 17 авариядә 4 кешенең гомере өзелгән, 20 кеше яраланган).

Балалар катнашында булган бер юл-транспорт һәлакәтендә 2 баланың сәламәтлегенә зыян килгән. Материаль зыян белән 170 һәлакәт булган.

-Җәзалар кырыс булуына карамастан, юлларда исерек хәлдә  руль артына утыручылар саны кимими. Узган елны район юлларында полиция хезмәткәрләре шундый 54 кешене туктатты, 2018 елда бу күрсәткеч 66 иде, - ди ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Иван Мясников. – Шуларның бишесе икенче тапкыр эләктеләр, аларга карата җинаять эше кузгатылды.

Йөртү таныклыгыннан башка  да транспорт йөртүчеләр  - юлда туктатылганнар шактый икән - 33 үк. 16 кеше машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән килеш рулҗ артына утырган.

2019 нчы елны юл инспекторлары һәм участок инспекторлары юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 3321 очрагын ачыклаганнар (2018 елда – 3620). Фото и видео фиксация җайланмасы ярдәме белән, тизлекне арттыруның 11 меңнән  күбрәк очрагы теркәлгән.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев