Спорт рубрикасы буенча яңалыклар
-
Чирмешәндә узган турнирда кызып китүчеләрне “бисмилла” белән тынычландырдылар
“Мөшбикә” мәчете призларына Чирмешәндә узган районара турнирда Керкәле авылыннан 53 яшьлек Илшат Гатинга “Уен ветераны” дигән Диплом һәм яхшы бүләк тапшырдылар. ”Чирмешән” командасының моңа ия булган әлеге сакчы-хоккейчысы якташларыбызның бу бәйгедә җиңүенә дә үзеннән зур өлеш кертте.
-
Чирмешәндә волейбол буенча район чемпионатының җиңүчеләре бәйрәмнәрдә ачыкланачак
Быел волейбол буенча район чемпионатында 50 ләп команда көч сынаша. Ир-егетләр арасында тәүге уеннар башланды инде. Җиңүче команда 15 мең сум акчалата бүләк алачак.
-
Чирмешәндә хоккейчылар “Мөшбикә” мәчете кубогы өчен ярыша
Иртәгә, 24 ноябрьдә “Юбилейный” Боз сараенда мөселман яшьләре алка куачак. “Мөшбикә” мәчете кубогына республика күләмендәге хоккей турнирында алты команда көч сынашырга тиеш.
-
Чирмешән стадионында чаңгы базасы декабрьдә эшли башлый
Быел чаңгыда шуарга яратучыларга әлеге спорт төре белән шөгыльләнергә бөтен мөмкинлекләр дә булачак.
-
Чирмешән көрәшчеләре Нурлатта узган ярышларда беренче һәм икенче дә булганнар
Көрәш буенча Нурлатта узган ярышларда безнең район командасы лаеклы чыгыш ясаган.
-
Чирмешән волейболчылары - чемпионлар
Муниципаль хезмәткәрләрнең волейбол буенча Теләчедә узган ярышларда районыбызның ир-егетләр командасы беренче булды.
-
Алинә Заһитова Хельсинкида фигуралы шуу буенча Гран-при ярышларының III этабында җиңүгә иреште
Соңгы Олимпия уеннарында чемпионлык яулаган татар кызы Алина Заһитова мондый зур җиңүдән соң үзенең осталыгын раслый алырмы? Бу сорау дөнья җәмәгатьчелеген дә, спортчының үзен дә бик дулкынландырган иде. Чөнки олимпиададан соң 7-8 сантиметрга озынайган кыз баланың тәнендәге үзгәрешләр, сөякләре үскәндә мускулларның үсеп өлгерә алмавы киеренке бәйгеләрдә кыенлыклар китереп чыгара.
-
Яр Чаллыда яшәүче чирмешәнле - бронза медаль иясе
Төркиянең Анталия шәһәрендә узган дөнья чемпионатыннан Фәнис Нуретдинов бронза медаль белән кайткан.
-
Чирмешәндә спорт осталары әзерлиләр
Сентябрьдә “Чирмешән“ балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә дә дәресләр башланды. Мондагы 33 төркемдә барлыгы 472 бала шөгыльләнә.
-
Сосновкадан Тимирясовлар “Милләтләр кроссына” зур гаиләләре белән килгәннәр
Чирмешәндә узган “Милләтләр кроссы” ярышында иң яшь катнашучы 2 яшьлек Камил Мингалимов иде. Аларның гаиләсе: әтисе Марат, әнисе Фирүзә, абыйсы Кәрим гаилә эстафетасында беренче тапкыр катнашып, өченче урынга лаек булдылар.
-
Чирмешәндә иң оста футболчыларга мультиварка бирделәр
Чирмешәндә авыл яшьләре арасында футбол буенча оештырылган турнирда җиңүчеләр яхшы бүләкләр дә оттылар. Беренчелекне алган Бәркәтә футболчылары командасы – кубок һәм грамоталардан тыш, төп бүләк - мультиварка иясе.
-
Чирмешән егетләре Соль-Илецкка барып сугышканнар
Бокс буенча Соль-Илецк шәһәрендә узган халыкара бокс турнирында якын чит илләрдән – Казахстаннан, Үзбәкстаннан, Таҗикстаннан, Кыргызстаннан да оста спортчылар катнашкан. Рингта Чирмешән егетләре дә аларга каршы чыга.
-
Чирмешәндә узган "Акатуй" бәйрәмендә шахматчылар да көч сынашты
“Акатуй“ бәйрәмендә шахмат буенча ярыш та үтте, уенчылар әллә ничә группада фигуралар йөртте.
-
Чирмешән Сабан туенда шахматчылар төп бүләкләрне читкә җибәрмәгәннәр
Быел да район Сабан туе көнне мәйданда шахматчылар көч сынашты.
-
Чирмешән районы боксчылары беренче, икенче, өченче булганнар
“Чирмешән” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче укучылары Баулы шәһәрендә бокс буенча җиңү яулаганнар.