Спорт рубрикасы буенча яңалыклар
-
Якташыбыз Европа чемпионатыннан алтын медальләр алып кайткан
Фәнис Нуретдинов кул көрәштерү (армрестлинг) буенча Европа чемпионатыннан ике алтын медаль яулап кайтты.
-
Чирмешән волейболчылары республикада беренче урынны яулады
Муниципаль хезмәткәрләрнең волейбол буенча республика бәйгесендә районның хатын-кызлар командасына тиңнәр булмады.
-
Чирмешән лицеена футболчылар килде
Чирмешәндә узган футбол ярышында муниципаллар эшмәкәрләрдән остарак уйнады.
-
Яңа Элмәледә баскетболчылар юбилейга җыелды
Яңа Элмәле мәктәбендә Советлар Союзы Герое Иван Конев истәлегенә багышлап 2002 елгы һәм кечерәк укучылар арасында баскетбол буенча традицион турнир узды.
-
Чирмешәнлеләр Аксубайда шахмат турнирында катнаштылар
Бу турнирда 10 командадан 103 уенчы көч сынашкан. Виталий Тимирясов истәлегенә узган ярышта, ачык турнирда районыбыз командасы өченче урын яулады. Төп бүләкне чисталыйлар яулаган, аксубайлылар – икенче.
-
Лашман мәргәне Башкортостанда танылган
Лашман урта мәктәбе укучысы Рәсим Вафин Башкортостанда үткән Россиякүләм ярыштан өченче урын алып кайткан.
-
Чирмешәнлеләр хоккей турнирында ике призлы урын яулаганнар
“Шешмаойл” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең идарә компаниясе призларына сигезенче ел рәттән уздырылган хоккей турнирында безнең “Корыч ябалаклар” сынатмады.
-
Чирмешәнгә килгән 92 самбочы арасында ике кыз да бар
14 апрельдә, шимбә көнне, Чирмешәндә яшь самбочылар көрәште. Келәмдә республиканың район, шәһәрләреннән 7 команда спортчылары көч сынашты.
-
Бүген “Безнең Чирмешән“ газетасы редакциясендә шахмат турниры уза
Инде унтугызынчы тапкыр узучы әлеге бәйгегә – акыл уенына иллеләп кеше килде.
-
Чирмешәнгә самбочылар килә
Бу атна шимбәсендә, 14 апрель көнне, район үзәгендә самбо буенча ярышлар була.
-
Чирмешәндә “Шушмаойл” бүләкләренә бәйге булачак
Чирмешәннең “Юбилейный боз сараенда 15, 16 апрельдә узачак зур бәйгегә әзерләнәләр.
-
Минсәгыйть Шакиров Чирмешәндә малайларны һәм кызларны бассейнда йөздереп ярыштырды
Лашман урта мәктәбе бассейнында узган йөзү буенча районара ярышларда төп кубок Җәлил поселогына китте.
-
Чирмешәндә узган волейбол буенча ярышларда Бөгелмә районы командалары беренче урын яуладылар
Мәктәп укучылары арасында Чирмешәндә узган Бөтенроссия спартакиадасының волейбол буенча зона ярышларында безнең районның кызлар һәм егетләр командалары дүртенче урынга чыкты.
-
Чирмешәндә каты йодрыклы кызлар бар
Уенын-чынын бергә кушсаң, районның кайбер кызлары белән артыгын шаярып та сөйләшергә ярамас. Араларында бик каты йодрыклылары бар икән: бер генә сугарлар...Чирмешәндә узган Бөтенроссия бокс турнирында безнең кызларыбыз шуңа инандырды.
-
Чирмешән хоккейчылары - республика беренчелеге җиңүчеләре
Ир-егетләр арасында хоккей буенча республика беренчелегендә Чирмешән командасы җиңү яулады.