Советлар һәм тормыш рубрикасы буенча яңалыклар
-
Чирмешән районының алты авылында праймериз узды
Бердәмроссиялеләр районыбызның алты авылында праймериз үткәрде. Партия эчендә әлеге алдан тавыш бирү кампаниясе барышындагы чыгышлардан аңлашылганча, авыл җирлеге советына депутатлыкка дәгъва кылучы кандидатларны аеруча юлларыбызның тузган булуы борчый. Иске Кади, Якты Тау, Светлогорск, Тукай авылларында җәмгысе 856 кеше яши. Шушы торак пунктлар кергән җирлек җиде сайлау округына бүленгән. "Бердәм Россия"...
-
Иске Котышта праймериз узды
"Бердәм Россия" сәяси партиясенең бу авылдагы җирле бүлекчәсенең җиде әгъзасы 13 сентябрь көнне муниципаль хакимият органнарына сайлауларда кандидат буларак катнашачак. Партиядәшләре аларны тугыз кандидат арасыннан сайлап алды. Бердәмроссиялеләрнең районда праймеризлар - партия эчендә алдан тавыш бирүне аңлатучы сәяси кампания башлавы хакында язган идек инде. Аның тәүгесендә, Иске Котыш авылында оештырылганында,...
-
Райондагы тәүге праймериз Иске Котышта узачак
5 майдан башлап, районда праймеризлар узачак. Колакка ятрак яңгырашлы бу сүз, гади генә әйткәндә, партия эчендә алдан тавыш бирүне аңлата. "Бердәм Россия" сәяси партиясе 13 сентябрь көнне сайлауларда катнашачак кандидатларын шушы рәвешле алдан барлап куя. Алдан тавыш бирү чарасы районыбызның 18 авыл җирлеге территориясендә узачак. Һәр авыл җирлеге - бер...
-
Президент программаларын бергәләп тормышка ашырабыз
"Президент белән бергә!" хәрәкәте Татарстан халкын берләштерде. "Без булдырабыз! Без бергә!" форумына республиканың төрле районнарыннан җыелган 300ләп кеше - 40тан артык иҗтимагый оешма "Президент белән бергә!" иҗтимагый хәрәкәтен төзеде. Хәрәкәтнең төп максаты - татарстанлыларны берләштерү һәм Президент программаларын һәм тәкъдимнәрен тормышка ашыруда булышлык күрсәтү. Бу кыю мөрәҗәгать башта башкала халкының...
-
Чирмешән районында яшьләр парламенты булачак
Чирмешән муниципаль район Советы каршында яшьләр парламенты булдырыла. Әлеге органның бурычы - районда яшьләр сәясәтен формалаштыру һәм тормышка ашыру, яшьләрнең гражданлык активлыгын үстерү, җирле үзидарә органнарына кадрлар резервын әзерләү. Бу мәсьәлә буенча муниципаль район Советының чираттагы - алтмышынчы утырышында карар кабул ителде. Депутатлар ачык тыңлаулар үткәрелгәннән соң Чирмешән муниципаль районы...
-
Чирмешәнгә Мәскәүдән депутат килде
Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Виктор Петрович Пешков райондашларыбызның уй-ниятләрен белешеп, тормыш - көнкүрешебезне күреп китте. -Мондый сәфәребез еш була,- ди ил парламентында Татарстаннан сайланып эшләүче депутат. - Бу юлы Яшел Үзәндә булдым, сездән Әлмәткә дә барам. Виктор Пешков әйтүенчә, ул безнең республикадагы вәзгыятьтән канәгать. Думада Татарстан мәнфәгатьләрен яклавы белән...
-
Бәркәтә һәм Иске Үтәмеш авыл җирлекләре миллион сумлык грант оттылар
Әлеге авыл җирлекләре муниципаль берәмлекләр Советы игълан иткән республика бәйгесенең җиңүчеләре дип танылдылар һәм 1әр миллион сум грант оттылар. Агымдагы елда бу конкурста барлык районнардан да 217 авыл җирлеге катнашкан, 104се җиңүчеләр исемлегенә кертелгән. Аларның һәрбесенә 1әр миллион сум акча биреләчәк. Әлеге акчалар юлларны ремонтлауга, су кертүгә, техника сатып алуга...
-
Депутат чирмешәнлеләргә булыша
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рәис Сөләймановның ярдәмчесе Игорь Анохин безнең район гражданнарын кабул итте. "Бердәм Россия" партиясенең Чирмешән җирле бүлекчәсе җәмәгать приемныена район үзәгендә һәм башка авылларда яшәүчеләр күп төрле гозерләр белән килделәр: Бөек Ватан сугышы ветеранының өен ремонтлау, суд бәхәсләре буенча юридик консультация алу, хәрби хезмәткәр статусы булган...
-
Чирмешән районында үзсалым акчасына республика да акча өстәячәк
Территорияләрне үстерү максатыннан, җирле үзидарәләрдә үзсалым җыю буенча референдумнар безнең районда да сайлаучыларның югары активлыгы белән үтте. -Чирмешәннән кала (анда бу чара оештырылмады), барлык җирлекләрдә дә референдумнар нәтиҗәләрендә куелган сорауга күпчелек "әйе" дип җавап бирде, - ди районның территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рәмил Әхмәдуллин.- Сайлауларда катнашкан 8408 кешенең (исемлектәгеләрнең 96,36...
-
22 мартта Чирмешән районы авыл җирлекләрендә референдумнар үткәрелә
Чирмешән районы авыл җирлекләре советлары карарлары нигезендә 22 мартта, якшәмбе көнне барлык авыл җирлекләре территорияләрендә дә (Чирмешән авыл җирлегеннән башка) гражданнардан үзкерем салымын җыю һәм аны файдалану мәсьәләләре буенча җирле референдум үткәрелә. Референдумда иртәнге 7дән кичке 20 сәгатькә кадәр тавыш бирергә мөмкин. Чирмешән авыл җирлегендә референдум үткәрү мәсьәләсе соңрак хәл...
-
Чирмешән районында мәктәпләр ремонтлауга акча бирелә
Агымдагы елда республика программасы нигезендә районда ремонтлана торган мәктәпләргә, балалар бакчаларына район бюджетыннан өстәмә рәвештә 6 миллион сумга якын, мәдәният йортларын төзекләндерүгә 711 мең сум акча бүленеп биреләчәк. Ремонт эшләре Ивашкино, Бәркәтә балалар бакчаларында, Урманасты Үтәмеш, Утыз Имән мәдәният йортларында, Күтәмә, Иске Котыш, Туймәт мәктәпләрендә үткәрелергә тиеш. Бу хакта муниципаль...
-
Чирмешәнлеләр депутаттан ярдәм сорый
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов быел беренче тапкыр сайлаучылары белән очрашты. Бу көнне депутатка 12 кеше мөрәҗәгать итте. Күбесенең соравы уңай чишеләчәк. Гражданнар Илгиз Мисбах улына нидер сорап кына түгел, ә элек эшләгән яхшылыклары, ярдәме өчен рәхмәт әйтергә дә киләләр. Район балалар сәнгать мәктәбендә, хореография бүлегендә шөгыльләнүче балаларның...
-
Ивашкино фермерлары беркемгә дә бурычлы түгел
Ивашкинода җирләр чүп тукландырып ятмый. Бар да хуҗалы, файда китерә. Фермерлар пай җирләрен елдан-ел нәтиҗәлерәк кулланырга тырышалар. Николай Серендеев былтыр да мең гектардан күбрәк мәйданда бөртеклеләр үстергән. Һәр гектардан уртача 17 центнер уңыш җыйганнар. Уҗым культуралары да чәчеп калдырганнар. Пайчыларга икешәр центнер бодай бирелгән. -Быел чәчәргә тулысынча җитәрлек орлык саклауда...
-
Фердинат Дәүләтшин Чирмешән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгеләнде
Чирмешән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе постына, конкурс комиссиясенә документлар тапшырып, башта өч кандидат дәгъва кылды. Соңрак, Совет утырышында, шулардан Фердинат Дәүләтшинга өстенлек бирелде. Моңа кадәр бер ай чамасы башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын башкарган Фердинат Мидхәт улы кандидатурасын муниципаль район Советының чираттагы илле җиденче утырышында катнашкан һәм тавыш биргән барлык...
-
Түбән Кармалкада һәм Бәркәтәдә халык җыеннары узды (+ФОТО)
Чумачка эшкуары Фаил Мөхәммәтҗанов узган елдан бирле субсидияле кредит буенча документлар җыеп тапшырса да, аңа һаман вәгъдә ителгән акчаны бирмиләр. Ул кредит акчасына савым сыерлары алган булган. -Инде кермәгән җир калмады, эш кенә алга бармый,- ди Фаил. Ул бу уңайдан Түбән Кармалка авыл җирлегендә узган җыенда да гарьләнеп сөйләде. -Бәлки...