Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Чирмешәнгә Мәскәүдән депутат килде

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Виктор Петрович Пешков райондашларыбызның уй-ниятләрен белешеп, тормыш - көнкүрешебезне күреп китте. -Мондый сәфәребез еш була,- ди ил парламентында Татарстаннан сайланып эшләүче депутат. - Бу юлы Яшел Үзәндә булдым, сездән Әлмәткә дә барам. Виктор Пешков әйтүенчә, ул безнең республикадагы вәзгыятьтән канәгать. Думада Татарстан мәнфәгатьләрен яклавы белән...

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Виктор Петрович Пешков райондашларыбызның уй-ниятләрен белешеп, тормыш - көнкүрешебезне күреп китте.

-Мондый сәфәребез еш була,- ди ил парламентында Татарстаннан сайланып эшләүче депутат. - Бу юлы Яшел Үзәндә булдым, сездән Әлмәткә дә барам.
Виктор Пешков әйтүенчә, ул безнең республикадагы вәзгыятьтән канәгать. Думада Татарстан мәнфәгатьләрен яклавы белән горурлана.
-Башка кайбер төбәкләр белән чагыштырганда, Татарстанда идарә итү дәрәҗәсе шактый югары, җитәкчеләрнең, киләчәкне уйлап, мөһим тармакларга инвестицияләр җәлеп итүен мин дә хуплыйм,- ди ул. -Һәр эш, күрсәткеч чагыштыруда ачык күренә бит.
Пешков - коммунист депутат. Думада бу партиядән, Татарстаннан алар икәү. Алдагы сайлауларда КПРФның Татарстан бүлекчәсе республика Президентлыгына үз кандидатурасын тәкъдим итмәкче.
Оппозициядәге партиядә булса да, Виктор Петрович башка партия вәкилләре белән дә аңлашып, килешеп эшләү яклы. Шулай да власть партиясенә генә түгел, башкаларга да мәгълүмати кырда үзләре турында активрак белдерсеннәр өчен күбрәк мөмкинлек кирәк дип саный. Соңгы вакытта мәгълүмлелек кысыла төште. Хәер, моңа объектив сәбәпләр дә бардыр.
Дәүләт Думасы депутатын илдәге бүгенге хәлдә нәрсәләр күбрәк борчый? Пешков җаваплаганча, Россиядә гел, никтер, кеше ниндидер киртәләр аша узарга, "кысылырга" мәҗбүр. Ресурслар да бар, югыйсә. Халык - гражданнар законнарны белми яки бик начар белә. Дәүләт Думасы эшчәнлеге, законнарның ничек кабул ителүе хакында күбрәк мәгълүмат бирелсен иде. Район газетасы редакциясендә журналистлар бельн очрашуда без Мәскәүдән килгән кунакка - депутатка сугыш чоры балалары - әтиләре сугышта һәлак булган ятимнәрнең бернинди льготалары юклыгы хакында зарларын да җиткердек. Ул бу хакта үзе дә белә, уйлана икән. Виктор Пешков белдергәнчә, әлеге мәсьәлә федераль дәрәҗәдә генә хәл ителә ала, чөнки биредә шактый акча средстволары турында сүз бара. Төбәкләр генә аны күтәрә алмаячак.
Депутат Пешков спортка да битараф түгел. Бүген ул Татарстан командалары өчен көч бирә. Аның Яр Чаллы шәһәрендә кабул итү урыны да бар икән. Шәһәр халкының күбесе Виктор Петровичтан торак мәсьәләсендә ярдәм сораса, авылныкылар юлсызлыктан зарлана ди.
Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Виктор Петрович Пешков бер төркем якташларыбызга Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан юбилей медальләре тапшыру тантанасында да катнашты. Бу чара Чирмешән лицеенда тантаналы шартларда узды.
Депутат шулай ук кайбер хезмәт коллективларында да булырга өлгерде. Аңа район үзәгенең төзеклеге, редакция бинасы да бик ошаган. Ул журналистларның сорауларына җавап та бирде.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы депутаты