Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Чирмешән районының алты авылында праймериз узды

Бердәмроссиялеләр районыбызның алты авылында праймериз үткәрде. Партия эчендә әлеге алдан тавыш бирү кампаниясе барышындагы чыгышлардан аңлашылганча, авыл җирлеге советына депутатлыкка дәгъва кылучы кандидатларны аеруча юлларыбызның тузган булуы борчый. Иске Кади, Якты Тау, Светлогорск, Тукай авылларында җәмгысе 856 кеше яши. Шушы торак пунктлар кергән җирлек җиде сайлау округына бүленгән. "Бердәм Россия"...

Бердәмроссиялеләр районыбызның алты авылында праймериз үткәрде. Партия эчендә әлеге алдан тавыш бирү кампаниясе барышындагы чыгышлардан аңлашылганча, авыл җирлеге советына депутатлыкка дәгъва кылучы кандидатларны аеруча юлларыбызның тузган булуы борчый.

Иске Кади, Якты Тау, Светлогорск, Тукай авылларында җәмгысе 856 кеше яши. Шушы торак пунктлар кергән җирлек җиде сайлау округына бүленгән. "Бердәм Россия" сәяси партиясенең мондагы җирле бүлекчәсе сентябрь аенда узачак муниципаль сайлауларда депутатлыкка кандидатларын үз араларыннан барлап куйды. Праймеризда катнашкан 38 сайлаучы, яшерен тавыш бирү юлы белән, 9 фиркадәше арасыннан 7 кандидатны сайлап алды.
Иске Кади авыл җирлеге башлыгы Реваль Зәйнуллинның да кандидат буларак сайлау бюльлетенендә исем-фамилиясе бар.
-Быел Иске Кадидагы Бакча урамына 500 метр озынлыкта юл ясау ниятләнә. Аның өстенә вак таш түшәләчәк. 1 километр озынлыкта үткәргеч тартып, Иске Кадиның Көньяк һәт Тракторная урамнарындагы баганаларга 20 яктырткыч куярга дип торабыз. Бу эшләр республика программалары буенча эшләнә, - ди җирлек башлыгы. - Ә менә Якты Тауда алты-җиде урында өстәмә яктырткычларны халыктан җыелган үзсалым акчасына урнаштырмакчыбыз. Урам юлларыбыз нык тузды. Шушы проблемаларны хәл итәсе иде. Булачак депутатларыбызга эшләр бар әле.
Бердәмроссиялеләр праймеризларны Ульяновка, Утыз Имән, Шешминка, Мордва Афонькәсе авылларында да оештырды. Аларның кайберләрендә дә халык-сайлаучылар юллар проблемасын кузгаткан.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы праймериз

2
X