Проблема бар рубрикасы буенча яңалыклар
-
Быел Чирмешәннән “Халык контроле”нә 46 хәбәр - зар язганнар
Татарстанның Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталындагы "Халык контроле" системасына быел безнең районнан 46 хәбәр - зар белдергәннәр. Мөрәҗәгатльләрнең барысы да диярлек уңай хәл ителгән.
-
Чирмешәнлеләр, ут чыккан очракка, хуҗалыгыгызда гел су запасы булсын
Вакыты шундый: кечкенә бер чаткыдан зур бәла чыгарга мөмкин. Инде ничәнче атна рәттән торган яңгырсыз, кызу көннәр ут белән аеруча сак булуны таләп итә.
-
Чирмешәндә бүгенге янгын электрдан чыккан дип фаразлыйлар
Бүген иртән Чирмешәндә торак йорт янды. Әлеге ут казасы электр үткәргечләрдәге кыска ялганыштан чыккан дип фаразлый белгечләр.
-
Чирмешән районында өч көндә ике янгын булган
Июль ае башында районда ике янгын теркәлгән. 1 июль көнне Чирмешәндә абзар янса, 3 июльдә ут Лашман авылындагы торак йортка зыян сала.
-
Чирмешән районының Яңа Элмәле авылында абзарга яшен суккан
Яңа Элмәле авылындагы ут казасы хакындагы хәбәр райондагы бердәм диспетчерлык пунктында узган атнада көндезге 12 ләр тирәсендә ГЛОНАСС системасы аша кабул ителә.
-
Чирмешәндә юлчылар кая “югалды”?
Чирмешәннең Бакча урамында юлның чокыр-чакырлы өлешләрен тагын да зурайттылар да, эшне ярты юлда калдырдылар.
-
Чирмешәндә тагын мунча янган
2 майда, төнге 12ләр тирәсендә район үзәгенең Совет урамындагы бер хуҗалыкта мунчага ут капкан. Утны хуҗалары үзләре күреп алып, янгын сүндерүчеләрне чакырганнар.
-
Чирмешәнлеләрне кабат ут белән сак булырга өндиләр
Мәгълүм булганча, 10 апрельдән 17 майга кадәр республикада янгынга каршы катгый режим кертелә. Бигрәк тә язын шашлык кыздырырга яратучылар әлеге чорда ут белән сак булу хакында онытмасыннар иде.
-
Бәркәтәдә "Бәби чәе" тансык
Бәркәтә авылының 325 хуҗалыгында барлыгы 664 кеше яши. Эшләүчеләр яшендә - 379, пенсия яшендә 216 кеше исәпләнә.
-
Чирмешәндә ялгызларны кавыштыру клубы да кирәк
Соңгы елларда мондый проблема тагын да кискенләште кебек. Авылларда дистәләгән ир-егет (30-60 яшьлекләр) үзенең ярын көтеп картайды, ә кызлар – шәһәрләрдә. Дөрес, авылларда да ялгыз хатын-кызлар бар, тик нигәдер алар да үз парларын таба алмый. Моның сәбәбе нидә, аларга ничек ярдәм итәргә? Бәлки кавыштыру клубы кирәктер?!
-
Чирмешәндә якын киләчәктә яңа чистарту корылмасы төзергә планлаштыралар
Район үзәгендә сыек калдыкларны чистарту корылмасын 1998 нче елда эшләтеп җибәргәннәр. Үзәкләштерелгән канализация челтәрләрен файдалануга тапшырганга да 20 елдан күбрәк вакыт узган. 80нче еллар проекты буенча төзелгән әлеге корылма бүген тузган, замана таләпләренә җавап бирми.
-
Кытайда коронавирус: Ухань шәһәре карантинда
Вируслы пневмония әлеге илдә узган, 2019 елның декабрендә сиздерә – беренче авыручылар турында хәбәр тарала. Аның каян чыкканын әле һаман тикшерәләр.
-
Конфет дип алданмагыз
Шушы көннәрдә район мәктәпләренең берсенә «Ашыгыч ярдәм” машинасын чакырталар.
-
Чирмешән районында 800 тирәсе йорт буш тора
Безнең районда 48 торак пунктта 7380 тирәсе хуҗалык бар, шуларның 846 буш тора (әлеге мәгълүматлар 2017 елның 1 гыйнварына тупланган). Дөрес, соңгы берничә елда авыллардагы байтак кына буш йортларның хуҗалары табылган, алар үз милекләрен рәсмиләштереп куйганнар. Пенсия яшенә җитеп, лаеклы ялга чыгып, авылга күчеп кайтучылар да аз түгел. Әмма, шул ук вакытта, әле иясез, чүп эчендә утыручы йортлар да күп.
-
Чирмешән районында да телләр турында законны үтәмәүчеләр бар
ТР Министрлар Кабинетының республикада дәүләт телләре хакындагы законны гамәлгә ашыруга кагылышлы, видеоэлемтә режимында районнар белән үткәрелгән утырышында кайбер районнарны тәнкыйтьләделәр, безнең районга да дәгъвалар бар. Бу уңайдан эшләнәселәр, гомумән, күп әле.