Проблема бар рубрикасы буенча яңалыклар
-
Чирмешәндә чүп полигоны ябылган
Шушы көннәрдә район үзәгендәге каты көнкүреш калдыклары полигоны ишекләренә йозак куйдылар, полигон вакытлыча эшләми.
-
Якты Тауда 37 метрлы басма ясыйлар
Безнең Якты Тау авылында Дальняя дип аталучы урам бар, 1 километрлап озынлыкта ул. Анда минем әти-әни яши. Андагы хәлләрне күреп редакциягә мөрәҗәгать итүем. “Дальняя” халкы мәчеткә инеш аша салынган начар гына басмадан йөри, тик аны да кондызлар басты. Бабайларга шушы җәнлекләр ясаган буаны даими ерып җибәрергә туры килә, яки 100 метр араны икенче урамнан 2 километр әйләнеп узарга кирәк. Шушы уңайдан олыларыбызга ярдәм итү җаен тапмаслармы икән?
-
Чакырылмаган “кунак” тавыкларның башына җиткән
Авыллар урамнарында көпә-көндез төлке йөри, дигән сүзләрне инде берничә кешедән ишетергә туры килде. Йөрсә бер хәл, тик Әмирдә әлеге хайван берничә хуҗалыкка зыян салып өлгергән, тавыкларны буып чыккан.
-
Чирмешәндә тәртипсез яшәүче әти-әнинең балаларын алырга җыеналар
Районның балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе утырышларында, нигездә, тәртип бозган балалар белән бәйле эшләр карала. Нни аяныч, монда эчкече әти - әниләр дә - еш "кунак". Комиссиянең чираттагы утырышына андыйларны тагын чакырганнар.
-
Чирмешәндә авыл хуҗалыгы белгечләре кирәк
Районның халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә бүген 47 эшсез исәптә тора, шул ук вакытта эш бирүчеләр 119 эш урыны тәкъдим итәләр.
-
Әккәрәй уртасындагы зур күпер ремонт көтә
Явым-төшем булса, Әккәрәй уртасындагы зур күпер өстенә су, пычрак җыела.
-
Чирмешәнлеләр һаман “солдат карьерына” чүп ташый
Хәзер район үзәгендә генә түгел, авылларда да чүп-чарны капчыкларда килеш җыялар. Кирәк булган очракта, эре чүп өчен техника да бирәләр. Ләкин чирмешәнлеләрнең күпчелеге аны халык телендә “солдат карьеры” дигән урынга илтергә гадәтләнгән.
-
Чирмешән районында табигатьне саклау законын бозу очрагы ачыкланган
WorldSkills чемпионаты алдыннан экологлар территорияләрне авиация ярдәмендә тикшерә.
-
Чирмешәнлеләр, көннәр кызу, зинһар уттан сак булыйк!
Ара-тирә яңгырлар яугалап торса да, кызу, коры көннәр урнашты бугай. Әле алда иң эссе июль ае бар. Бу чорда ут чыгу куркынычы артканлыктан, янгын күзәтчелеге белгечләре кабат саклык хакында искәртә.
-
Чирмешәндәге сәүдә үзәкләрендә, кайбер оешмаларда татарча язулар күренми
Район оешмаларында, административ биналарда, җәмәгать урыннарында татарча да язу кирәклеге турында соңгы вакытта районкүләм чараларда еш әйтелсә дә, бу эштә алга китеш, бернинди үзгәреш юк.
-
Чирмешәндә наркологта 6 яшүсмер исәптә тора
Хәлнең ни дәрәҗәдә катлаулы булуына инану өчен әллә кая барып торасы да юк: май бәйрәмнәре булсынмы ул, соңгы кыңгырау бәйрәмеме, хәтта гадәти көннәрдә дә яшүсмерләрнең, сыра шешәсе тотып, күңел ачып йөргәннәрен күрергә мөмкин.
-
Тиешсез урында коенырга ярамый
Шушы көннәрдә генә Зәйдә - 13, Буа районында 14 яшьлек малайларның суда батып үлүләре мәгълүм булды. Коткаручылар сүзе буенча, алар тыелган урында коенырга кергәннәр.
-
Әмир буасына ремонт кирәк
Әмир буасын ел саен кар, яңгыр сулары борчып тора – буа ерыла. Быел да шулай булды, хәтта зур-зур балыклар да агып китте. Бүген монда кабат су тулган, яңадан буалагач, ул ике атнада ук җыелган.
-
Чирмешән районында бер өйгә һәм абзарга яшен аткан
15 май көнне янгын сүндерүчеләргә, бер-бер артлы диярлек, Кармалка һәм Бәркәтә авылларында чыккан ут казаларына барырга туры килгән. Белгечләр әйтүенчә, ике очракта да янгыннар яшен сугу сәбәпле чыккан. Көчле яңгыр вакытында Иске Үтәмешнең кайбер урамнарын су баскан хәвефле көнне була бу хәлләр.
-
Чирмешән районының Иске Үтәмеш авылында мунчалар аккан
Бу авылда 15 май кичендә яуган көчле яңгыр дистәләп йортка зыян салган, биш-ун минут эчендә Үтәмеш елгасы 5 метр чамасы күтәрелгән.