Чирмешәндә якын киләчәктә яңа чистарту корылмасы төзергә планлаштыралар
Район үзәгендә сыек калдыкларны чистарту корылмасын 1998 нче елда эшләтеп җибәргәннәр. Үзәкләштерелгән канализация челтәрләрен файдалануга тапшырганга да 20 елдан күбрәк вакыт узган. 80нче еллар проекты буенча төзелгән әлеге корылма бүген тузган, замана таләпләренә җавап бирми.
Бүген район үзәгендә яңа чистарту корылмасы төзү турында сүз бара, проект докуметларын ясый да башлаганнар. 100 миллион сумлык яңа объект федераль программа нигезендә төзелергә тиеш.
Чирмешәндәге барлык социаль-мәдәни объектлар, күп квартиралы ике катлы йортлар да үзәкләштерелгән канализация челтәрләренә тоташтырылган. Ә менә аерым йортларда яшәүчеләрнең бик аз өлеше генә әлеге хезмәттән файдалана икән.
Үзәкләштерелгән канализация челтәрләренең озынлыгы 15 километрга якын.
-Канализация челтәрләренә даими рәвештә агымдагы ремонт үткәрәбез, -ди "Чирмешән районы коммуналь челтәрләре" җәмгыяте директоры урынбасары Михаил Арютин. - Безнең карамакта 300 канализация һәм 100 тирәсе су коесы, аларны да карап торабыз. Кызганычка каршы, кайбер якташларыбыз коеларның тимер капкачларын урлап, кешеләр гомерен куркыныч астына куялар. Хәзер инде бетон капкачларга заказ бирдек, кайбер коеларны алар белән каплап чыгабыз. Тагын бер проблема – канализациядән файдалану кагыйдәләрен бозучылар да бар, анда тиешсез әйберләрне ташлыйлар, нәтиҗәдә канализация торбалары тыгылырга мөмкин.
Берничә ел элек Амур ягында да үзәкләштерелгән канализация челтәрләре линиясе файдалануга тапшырылды. Яшьләр, Көньяк, Ларионов урамнарына торбалар сузылган, Мәктәп һәм Октябрь урамнарында да өлешчә үзәкләштерелгән канализация бар. Биредә торбалар 4 километр 300 метр арада, шулай ук су кудыру станциясенә таба елга төбеннән торба салдылар. Монда канализация челтәрләренә, нигездә, зур объектлар: балалар бакчасы һәм мәктәп кенә тоташты. Шәхси йортларда яшәүчеләрнең күпчелеге юынтык суларны өй алды территориясендә казыткан канализация чокырларына яисә урамга чыгарып түгәргә күнеккән.
Дөрес, кайберәүләрнең әлеге уңайлыктан файдаланган өчен өстәмә акча чыгарасы килмәгәнгә, системага тоташмыйлар.
- Бу хезмәттән файдаланырга теләүчеләр дә байтак, тик аларга кадәр канализация системасы барып җитмәгән, - ди Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева. - Өй янындагы канализация базлары да хуҗаларына байтак проблема тудыра бит, тулып китсә, суыртырга кирәк, ә махсус техниканы ешрак чакырта башласаң, байтак акча чыгарып салырга туры килә.
Чирмешәндә якын арада гына яңа микрорайондагы йортларны үзәкләштерелгән канализация челтәрләренә тоташтыру турында сүз дә юк. Беренчедән, бу эш бик күп финанслар таләп итә, икенчедән, яңа, күәтлерәк чистарту корылмасы кирәк.
фото: архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев