Чирмешәндә тагын мунча янган
2 майда, төнге 12ләр тирәсендә район үзәгенең Совет урамындагы бер хуҗалыкта мунчага ут капкан. Утны хуҗалары үзләре күреп алып, янгын сүндерүчеләрне чакырганнар.
Районның янгын күзәтчелеге хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә мунчаның эчке ягы һәм түбәсе өлешчә яна торган була. Белгечләр утка җәелергә ирек бирмиләр. Әмма сайдинг белән тышланган бура мунчаның стеналарына зыян килгән, түбәсе өлешчә янган.
Янгын күзәтчелеге инспекторы Андрей Фомин әйтүенчә, беренчел фаразлар буенча, ут артык кызган мичтән чыккан.
фото: Андрей Фомин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев