Мәгариф рубрикасы буенча яңалыклар
-
Чирмешәндә әти-әниләрне балалар белән дөрес мөнәсәбәтләр урнаштырырга өйрәттеләр
Алар җырладылар да, мультфильмнар да карадылар, җылы итеп аралаштылар да... Чирмешәннең кадетлар мәктәп-интернатында ата-аналар өчен Казан кунаклары семинар үткәрде.
-
Чирмешән мәктәбе "Тату сыйныф серләре" республика конкурсының зона этабында 2нче урынны яулады
1нче Чирмешән урта мәктәбенең 8 сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре Чистайда ата-аналар комитетларының "Тату сыйныф серләре" республика конкурсының зона этабында катнаштылар һәм икенче урынны яуладылар.
-
Чирмешән районы чыгарылыш сыйныф укучыларының әти-әниләре парта артына утырды
Чирмешәнлеләр “Ата-аналар тарафыннан БДИ тапшыру көне” акциясенә кушылдылар.
-
Чирмешән укучылары республикада танылган
Бу уку елында район мәктәпләренең 17 укучысы Бөтенроссия һәм республика фән олимпиадаларының призерлары булды.
-
Чирмешәндә нефтьчеләр җиһазлар алырга булыша
Чирмешән лицее һәм Күтәмә урта мәктәбе “Танефть” җәмгыятенең грантлар бәйгесендә җиңгәннәр.
-
Шешминка мәктәбендә капиталь ремонт башланган
Шешминка мәктәбендә федераль бюджеттан бирелгән 44 миллион сум акчага капиталь ремонт үткәреләчәк.
-
Беренче Чирмешән мәктәбенең өч сыйныфында дәресләр үткәрелми
Бүген беренче санлы Чирмешән мәктәбендә, грипп һәм ОРВИ таралу сәбәпле, өч сыйныфта дәресләр үткәрелми.
-
2022 нче елның иң яхшы укытучысы Чирмешән лицеенда укыта
Чирмешән лицееның инглиз теле укытучысы Әлфинур Закирова “Ел укытучысы-2022” Бөтенроссия бәйгесенең муниципаль этабында җиңү яулады.
-
Лагерка мәктәбе ремонтка мохтаҗ
Лагерка төп мәктәбендә быел 16 бала белем ала. Киләсе елларга да фараз сөендерми, мәктәптә укучылар саны елдан-ел кими бара һәм, әйтик, монда 2027 – 2028 уку елында нибары җиде укучы булачак.
-
Чирмешән районы укучылары олимпиадаларда көч сынаша
Мәктәп укучылары арасында Бөтенроссия һәм республика күләмендәге фән олимпиадаларының муниципаль этабы башланды.
-
Чирмешән районының 7 укучысы имтиханнарын югары балларга тапшырганнар
Быелгы уку елында район мәктәпләренең 11 сыйныфларында 76 укучы белем ала.
-
Чирмешән мәктәпләрендә пешерелгән ризыкларның сыйфатын ата-аналар да тикшерә
Галина Павлова инде 23 ел, 2нче санлы Чирмешән урта мәктәбе ачылганнан бирле, мәктәпкә иртән иң беренче булып килә. Аның эше бик җаваплы һәм бик авыр. Ә менә хезмәт хакы бик түбән - 11 мең сум, моңа да карамастан, “Мин эшемне бик яратам”, - ди Галина Николаевна. Ул - аш пешерүче.
-
Чирмешәндә мәктәп автобуслары өчен тукталышлар җитешми
Районда мәктәп автобусларының, туктап, балаларны утырту һәм төшерү урыннары билгеле, әмма бу мәсьәләдә проблемалар да бар икән. Әйтик, кайбер торак пунктларда автобуслар өчен тукталышлар юк. Укучылар аның килгәннен ачык һавада, кайбер чакта явым-төшем астында, җил үзәгендә көтеп торырга мәҗбүр.
-
Чирмешәннең “Әкият” бакчасы 500 мең сум грант откан
Чирмешәннең “Әкият” балалар бакчасы һәм 2 нче Чирмешән мәктәбе 500 әр мең сум күләмендә грант акчасы алачаклар.
-
Әккәрәй мәктәбе укучылары үсенте сатып акча эшләгәннәр
Быел Әккәрәй мәктәбе үсентеләр, мәктәп участогында үстерелгән уңышның бер өлешен сатып, икенчел чимал тапшырып, 25 мең 642 сум акча эшләгәннәр. Әлеге сумманың бер өлешен ремонт эшләренә тотканнар, калган акчага суыткыч сатып алганнар.