Чирмешән районы чыгарылыш сыйныф укучыларының әти-әниләре парта артына утырды
Мәгариф

Чирмешән районы чыгарылыш сыйныф укучыларының әти-әниләре парта артына утырды

Чирмешәнлеләр “Ата-аналар тарафыннан БДИ тапшыру көне” акциясенә кушылдылар.

Бу уку елында 9 -11 сыйныфларны тәмамлаучы укучыларның әти-әниләре, чыгарылыш сыйныф укучылары роленә кереп, үзләрен сынап карадылар. Акция беренче Чирмешән мәктәбендә үткәрелде. Бу көнне 50 әти-әни математикадан бердәм дәүләт имтиханы тоттылар, нәкъ имтихан тапшыручы укучылар кебек, барлык этапларны да узып, парта артына утырдылар, сынау үттеләр.


Нет комментариев