Чирмешән мәктәпләрендә пешерелгән ризыкларның сыйфатын ата-аналар да тикшерә
Галина Павлова инде 23 ел, 2нче санлы Чирмешән урта мәктәбе ачылганнан бирле, мәктәпкә иртән иң беренче булып килә. Аның эше бик җаваплы һәм бик авыр. Ә менә хезмәт хакы бик түбән - 11 мең сум, моңа да карамастан, “Мин эшемне бик яратам”, - ди Галина Николаевна. Ул - аш пешерүче.
Мәктәптә көн саен 153 укучы өчен аш әзерлиләр. Көннең күп өлешен мәктәптә уздыручы балаларның сәламәтлеге ашханәдә ничек туклануга да нык бәйле. Бүген бер баланы ашатуга бюджеттан көненә 8 сум 14 тиен акча бирелә. Кызганыч, соңгы ун елда әлеге сумма үзгәрмәгән диярлек. Билгеле, бу акчага менюны әллә ни төрләндереп булмый.
-Ата-аналардан ай саен 350 сум акча җыябыз, - ди 2 нче мәктәпнең директор урынбасары Энҗе Ганиева. – Башлангыч сыйныфлар кайнар аш белән бушлай тәэмин ителә, бер укучыга 53 сум 41 тиен каралган. Азык-төлеккә ярты елга бер тендер үткәрелә. Аларны вакытында китерәләр.
Мәктәп ашханәсенә тәнәфес вакытында кердек. Биредә кысанрак булуы күзгә ташланды. Монысы инде төзүчеләр җитешсезлеге. 250 балага исәпләнгән мәктәпкә аш залы кечерәк булган шул.
Бүген зурлар өчен борчак боткасы, кечкенәләргә бәрәңге пюресы пешергәннәр, балык кәтлите да тәкъдим иттеләр. Укучылар канәгать, алай булмаса, тәлинкәләрне ялтыратып калдырмаслар иде. Аш чөгендереннән ясалган салатны да яратып ашыйлар.
-Безнең аш пешерүчеләр бик тәмле пешерәләр, мин кәтлит яратмыйм, ә калганнарны ашап бетердем, - диде 6 нче сыйныф укучысы Карина Леонтьева.
Балаларның туклануын мәктәпләрдә ата-аналар комитеты да контрольдә тота икән.
-Мәктәпкә көн саен чиратлашып йөрибез, балаларның ничек ашатуларын тикшерәбез, - диде Людмила Оськина. – Махсус журнал алып барабыз. Мәктәптә ике балам укый. Аш пешерүчеләргә дәгъва белдергәнебез юк.
Раиса Соломенкова, гомумән, мондый контроль кирәк түгел дип саный.
-Минем өлкән балаларым да монда укыдылар, беркайчан да ашатудан зарланмадылар, - ди ул. – Мәктәптә дөрес тукланалар алар. Өйдә бит без аларны сыйлыйбыз, ә монда ботка, яшелчә салатлары ашыйлар.
Ата-аналар контроленә килгәндә, район мәгариф бүлеге урынбасары Флера Рәхимҗанова әйтүенчә, ул һәр мәктәптә бар икән, аны республика Мәгариф министрлыгы булдырырга киңәш иткән.
Аш пешерүче белән әңгәмә коруы ансат булмады. Аның тик торырга бер минут вакыты да юк. Ашханәдән укучылар өзелми диярлек, әле бер сыйныф керә, әле икенчесе. Минем сорауларга да эш арасында җавап кайтарды пешекче.
-Эшемне җиңел димәс идем, үзем аш пешерүче, үзем хуҗалык мөдире, азык-төлекне дә кабул итәм, - диде Галина Николаевна. – Ләкин шул хезмәтемне ошатам. Мин бит мәктәптә һәр укучыны беләм, кем нәрсә ярата, кемгә нәрсә ярамый дигәндәй. Соңгы елларда менюда нигездә икенче ашлар гына, тик күпчелек ботка яратмый бит.
Проблемалар турында сүз кузгаткач, “Зарланырга урын юк, тагын берәр суыткыч кына кирәк”, -дип кенә куйды аш пешерүче.
Бүген мәгариф учреждениеләрендә аш пешерүчеләр бар, ләкин киләчәктә, мондый гына хезмәт хакы белән, бу проблемага да әйләнергә мөмкин.
Шулай да, әлеге мәктәптә яңгырамаса да, проблемалар юк түгел. Дөрес, күп вакыт аларны урыннарда гына хәл итәргә тырышалар. Әйтик, кайбер мәктәпләрдә ашларның салкын булуыннан зарланалар икән. Бүген бер лицейда гына ашларны кайнар килеш саклый торган махсус җиһаз бар, аларны булдыру өчен финанслар кирәк.
Мәгариф учреждениеләренә төрле азыкны төрле кеше (поставщик) китерә. Ярый торган азык-төлекнең исемлеген һәм аларның һәрберсен сатып алуның максималь бәясе күрсәтелгән документны Казаннан җибәрәләр икән. Төп проблема - мондый түбән бәяләргә сыйфатлы азык-төлек алып булмый, менюны төрләндерү дә авыррак, диләр кайбер җитәкчеләр. Китерелгән азык-төлекнең сыйфатсыз булу фактлары да бар.
-Мондый очракта без, дәгъва белдереп, хат язарга киңәш итәбез, фоторәсемнәр, әлеге фактны исбатлаучы башка документлар булса да яхшы, - ди Флера Мансур кызы.- Шунан соң инде андый поставщикларны “кара” исемлеккә кертеп, тендерда катнаштырмаска да мөмкиннәр.
фото: автор
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев