Чирмешәндә нефтьчеләр җиһазлар алырга булыша
Мәгариф

Чирмешәндә нефтьчеләр җиһазлар алырга булыша

Чирмешән лицее һәм Күтәмә урта мәктәбе “Танефть” җәмгыятенең грантлар бәйгесендә җиңгәннәр.

Күтәмә мәктәбе откан 1 миллион 700 мең сум акчага физика һәм химия кабинетларында ремонт үткәрергә һәм җиһазлар алырга планлаштыралар.

-Бу көннәрдә моңа кирәкле документлар әзерлибез, - диде мәктәп директоры Александр Миронов.

Чирмешән лицее 6 миллион 200 мең сумга ия булган. Әлеге акчалар шулай ук физика кабинеты өчен җиһазлар алуга тотылачак.

Автор фотосы.


Нет комментариев