Мәдәният рубрикасы буенча яңалыклар
-
Чирмешәндә язучыларны кафега чакырдылар
Узган атнада районыбызның әдәбият сөючеләре янына кунакка килгән ике әдипне безнең яклар белән иҗатлары гына түгел, хәтта биографияләре дә тоташтыра. Берсенең туганы – Утыз Имән авылы килене, икенчесе студент елларында безнең якларда төзелешләрдә катнашкан кеше.
-
Чирмешәндә эшләнгән җил тегермәненә Алабугада кызыкканнар
Алабуга шәһәрендә узган Бөтенроссия Спас ярминкәсендә район ветераннар (пенсионерлар) советы вәкиле белән берлектә туган як тарихы музее рәссамы Сәлимҗан Гамиров та үз эшләнмәләре белән катнашты.
-
Яңа Чишмә үзешчәннәре “лезгинка” биегәннәр
Узган елның көзендә капиталь ремонттан соң ачылган Ивашкино мәдәният йортында чаралар еш уза. Шушы көннәрдә биредә Яңа Чишмә районы артистлары да үз сәләтләрен күрсәттеләр.
-
Иске Үтәмеш ансамбле фестивальдә катнашкан
Азнакай районында узган “Чатыр тауда җыен” фольклор фестивалендә Иске Үтәмеш авылыннан “Хыял” фольклор ансамбле дә катнашып, аннан Диплом һәм истәлек бүләге белән кайтканнар.
-
Чирмешәнлеләр кабат Чиләбедә
Район делегациясе Бөтендөнья татар конгрессының махсус чакыруы буенча, Чиләбе өлкәсенең Югары Уфали шәһәрендә узган Сабан туена барды.
-
Иске Элмәле ансамбленә 300 мең сум акча бирәләр
Лаеш районында узган “Каравон” рус фольклор фестиваленнән Иске Элмәле мәдәният йортының “Ивушки” фольклор ансамбле 300 мең сумга сертификат алып кайтты.
-
Чирмешәннең иң культуралы баласы Әккәрәй мәктәбендә укый
Районда «Укучының мәдәни көндәлеге» («Культурный дневник школьника») бәйгесе һәм «Иң мәдәниятле ата-ана» («Самый культурный родитель») номинациясе җиңүчеләре мәгълүм. Алар Казандагы “Әкият” курчак театрына да бардылар.
-
Чирмешән татар халык театры премьера күрсәтте
Чирмешән халык театры Айгөл Әхмәтгалиеваның “Сагынган чакларымда”драмасын сәхнәгә куйды. Драмада дәһшәтле сугыш елларында әбиләребез, әниләребез, апаларыбыз кичергән авыр тормыш сурәтләнә.
-
Аккалфаклыларны Түбән Кәминкәдә кунак иттеләр
Түбән Кәминкәдә узган “Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы район бүлекчәсенең чиратагы утырышында алъяпкычлар тегәргә өйрәндек.
-
Чирмешәндә Тукайны искә алдык
26 апрель - бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнендә татар халкы Туган тел көнен билгеләп үтә. Бүген әдипнең тууына 133 ел. 2006 елдан гына гамәлгә куелган бәйрәм – Туган тел көне татар рухлы милләттәшләребез өчен аеруча зур мәгънәгә ия.
-
Чумачкада яшел төстәге шарлар күбәйгән
Чумачка авылында экология темасына кагылышлы сорауларга җаваплар эзләделәр. Авыл клубында “Ә сез беләсезме?” дип аталган әлеге викторина җиңүчеләре - бәйге бүләге, матур табигать төсендәге яшел шарлар ияләре.
-
Бәркәтә артистлары өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында яшәүчеләр янына музыкаль күчтәнәч белән баралар
Бәркәтә авылыннан бер төркем үзешчән артистлар бәйрәмнәрдә районның өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында яшәүчеләр янына музыкаль күчтәнәч һәм тәм-томнар белән баралар.
-
Яңа Элмәле авыл мәдәният йорты – район фестивале җиңүчесе
ТАССРның 100 еллыгына багышланган, “Горурлыгым минем – Татарстан” исеме астында узган “Туган як җәүһәрләре”-“Жемчужины родного края” халык иҗатының район фестивале тәмамланды. Биш айга сузылган әлеге чарада 35 оешмадан (район үзәге оешмалары һәм авыл мәдәният йортлары) 1200 дән күбрәк кеше сәхнәгә чыккан, 600 дән күбрәк концерт номеры күрсәтелгән, 120 се йомгаклау концертына сайлап алынган.
-
Утыз Имән артистлары Пермь краенда спектакль күрсәткәннәр
Утыз Имән авылы халык театры үзешчәннәренең чыгышын Пермь краеның, Лысьева районы Әвәте авылы халкы да җылы кабул иткән. Якташларыбыз тамашачыларга Туфан Миңнуллинның “Йөрәк маем” комедиясен тәкъдим иткәннәр.
-
Чирмешәндә үзешчән артистларның иң осталарын гала-концертка чакыралар
Чирмешәндә ТАССРның 100 еллыгына багышланган “Горурлыгым минем – Татарстан” исеме астында “Туган як җәүһәрләре”-“Жемчужины родного края” халык иҗатының район фестивале дәвам итә.