Чирмешән районының Сосновка авылы кызы Казандагы концерттан затлы тун алып кайтты
Мәдәният

Чирмешән районының Сосновка авылы кызы Казандагы концерттан затлы тун алып кайтты

Сосновка авылыннан Анна Иванова Казанның “УНИКС” концертлар залында узган "Созвездие-Йолдызлык" республика ачык телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестивале гала-концертыннан затлы тун һәм диплом алып кайтты.

Чуваш телендә ике җыр – берсе данлыклы “Катюша” - башкарган якташыбызны оештыручылар затлы бүләк һәм “Җиңүгә омтылыш өчен” дипломы белән сөендергәннәр. Республикабыз шәһәр һәм районнарыннан дистәләрчә яшь талантлар катнашкан бу фестивальнең саллы бәйгесе гала-концертында әнә шулай таныл әле син!

-Аняга – 15 яшь. Ул безнең район мәдәният йортында эшләүче  “Чирмешән энҗеләре” вокал түгәрәгенә инде дүрт-биш еллап Сосновкадан йөреп шөгыльләнә. Бик тырыш, сәләтле кыз, - ди аның хакында җитәкчесе, район мәдәният йорты директоры Әлфия Закирова.

Әлфия Мөсәет кызы әйтүенчә, районыбыздан Лилия Гатина да “Пирамида” мәдәни күңел ачу үзәгендә, "Созвездие-Йолдызлык"ның 29  сентябрьдә узачак гала-концертында, конферанс номинациясендә чыгыш ясаячак икән. Әлеге Кармыш авылы кызын әнисе Гөлия Гатина әзерли. Аңа да - ”Татар кызы” бәйгесендә җиңү яулап танылган Гөлназ Гатинаның сеңелесенә уңышлар телибез.

Әлфия Закирова фотолары.


Нет комментариев