Кеше һәм закон рубрикасы буенча яңалыклар
-
Кеше исеменә акча алган
Лагеркада яшәүче якташыбыз, аның исеменә 20 мең сум акча алган билгесез кешене җаваплылыкка тартуны сорап, полиция бүлегенә мөрәҗәгать иткән. Бу эш буенча тикшерү бара.
-
Казанда исерек хәлдәге шофер балаларны автомобиль багажнигында йөрткән
Балаларда тыш, салонда барлыгы биш олы кеше булган.
-
Чирмешәндәге сәүдә ноктасыннан ит урлаганнар
Чирмешәндә яшәүче ханым, аңа исерек хәлдәге ире кул күтәрүе турында хәбәр иткән, Иске Элмәледә бер йорттан кесә телефоны һәм азык-төлек алып чыкканнар.
-
Чирмешәндәге үзәк китапханә чыршысыннан гирлянда урлаганнар
23 – 29 декабрьдә район полиция бүлегенең кизү частенда 32 хәбәр кабул иткәннәр. Бу чорда 3 җинаять эше кузгатылган.
-
Чирмешәндәге күл янындагы видеокамераларны “сукырайтканнар”
Чирмешәндә яшәүче бер якташыбыз район үзәгендәге күл буенда урнаштырылган видеокүзәтү җиһазларының кабельләрен кемнәрнеңдер өзеп китүләре хакында полициягә хәбәр иткән. Әлеге уңайдан тикшерү бара.
-
Илназ Галәвиев: Мине күп нәрсә туктатып калырга мөмкин иде
Казан гимназиясендә атыш оештырган вәхши үз кулыннан һәлак булган балаларның туганнарына мөрәҗәгать иткән.
-
Икенче тапкыр исерек килеш руль артына утырган чирмешәнлене хөкем иттеләр
Район суды Чирмешәндә яшәүче ир-егеткә карата 200 мең сум штраф һәм ике ел да алты айга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү җәзасын билгеләгән.
-
Мошенниклар Чирмешән кешесе исеменә кредит рәсмиләштергәннәр
Чирмешәндә яшәүче ханым, аның исеменә банктан 500 мең сумга якын кредит рәсмиләштергән, билгесез кешене җаваплылыкка тартуны сорый.
-
Чирмешәндә бер атнада ике кесә телефоны урлаганнар
24 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр район полиция бүлегенең кизү частенда 32 хабәр кабул ителгән. Бу чорда кесә телефоннары урлау белән бәйле ике җинаять эше кузгатылган.
-
Чирмешән районында тапталып үлгән сыер өчен, хуҗасыннан 800 мең сум акча түләтәләр
Сыер асрау отышлымы? Нигездә, сыер асраучылар бу сорауга: “Әйе”, дип җавап бирәләр. Ләкин якташларыбызның берсе моның белән ризалашмас, чөнки бер сыер аркасында аңа суд юлында йөрергә һәм 800 мең сумга якын акча түләргә туры килгән.
-
Югары Кармалкадагы фермадан 90 килограмм солы урлаганнар
Билгесез кеше “ЧИРМЕШӘНАГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ”нең Югары Кармалкадагы терлекчелек фермасыннан 90 килограмм солы урлаган. Полиция хезмәткәрләре угрыны эзли.
-
Югары Кармалка мәдәният йортына килүченең кесә телефонын урлаганнар
Югары Кармалка кешесе авыл мәдәният йортында үзенең кесә телефонын урлаулары хакында хәбәр иткән.
-
Чирмешән районында кызы әтисенә үтерү белән янаган
4 – 10 ноябрьдә район полиция бүлегенең кизү частенда 23 хәбәр кабул иткәннәр. Бу чорда җинаять эшләре кузгатылмаган.
-
Югары Кармалка авылында кибет тәрәзәсен ватып, акча һәм аракы урлаганнар
Югары Кармалка авылында берәү, тәрәзәсен таш белән ватып, кибет эченә кергән аракы һәм акча урлап чыккан. Бурның эзенә бик тиз төшкәннәр, хәзер тикшерү бара.
-
Лашман авылында улы әнисенә үтерәм, дип янаган
Чирмешәндә яшәүче ханым үзен кыйнаган гражданинны җаваплылыкка тартуны сорый. Лашман авылында улы әнисенә үтерәм, дип янаган, хатын-кыз бу турыда полициягә хәбәр иткән.