Югары Кармалка авылында кибет тәрәзәсен ватып, акча һәм аракы урлаганнар
Югары Кармалка авылында берәү, тәрәзәсен таш белән ватып, кибет эченә кергән аракы һәм акча урлап чыккан. Бурның эзенә бик тиз төшкәннәр, хәзер тикшерү бара.
21-27 октябрь көннәрендә район полиция бүлегенең кизү частенда 28 хәбәр кабул иткәннәр.
Бу чорда биш җинаять эше кузгатылган: икесе банк картасыннан акча урлау хакында; спиртлы эчемлек кулланган лашманлы әнисен кыйнамакчы булган; “Чирмешән икмәк кабул итү пункты”ннан 94 данә профлист урлаганнар, 89 мең сумлык зыян салганнар; берәү наркотик матдә саткан.
Полиция участок уполномоченныйлары 15 административ беркетмә төзегеннәр.
Бер атнада район юлларында материаль зыян белән бер юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 62 очрагы ачыкланган, бер автомобиль йөртүче исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен тоткарланган.
Туймәттә яшәүче ханым, аңа исерек ире кул күтәрүе турында хәбәр иткән, Чирмешәндә бер ир-ат хатын-кызның 2 мең сум акчасын урлаган. Әлеге фактлар буенча тикшерү бара.
Әлеге мәгълүматлар Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлегеннән алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев