Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Кеше һәм закон

Мошенниклар Чирмешән кешесе исеменә кредит рәсмиләштергәннәр

Чирмешәндә яшәүче ханым, аның исеменә банктан 500 мең сумга якын кредит рәсмиләштергән, билгесез кешене җаваплылыкка тартуны сорый.

2-8 декабрьдә район полиция бүлегенең кизү частенда 24 хәбәр кабул иткәннәр. Бу чорда ике җинаять эше кузгатылган.

Район юлларында материаль зыян белән алты юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән. Юлда йөрү кагыйдәләрен санга сукмауның 67 очрагы ачыкланган. Ике кеше транспорт белән аек булмаган хәлдә идарә иткән.

Коронавирус инфекциясен профилактикалау максатындагы рейдлар вакытында кагыйдәләр бозуның 15 очрагы беленгән.

Тагын берәү хуҗалыгыннан дүрт тергәк салам урлаулары турында хәбәр иткән. Әлеге эшләр буенча тикшерү бара.

Әлеге мәгълүматлар Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлеге штабыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев