Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Исерек әти-әнигә штраф салдылар

Балаларына дөрес тәрбия бирмәгән ата-аналар еш кына үзләренең хаклы икәнлекләрен, аек тормыш алып баруларын расларга маташалар. Районның балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенә, балалар иминлеген кайгыртып, шундый әти-әниләр арасында тәрбия эшләре алып барырга туры килә.

Балигъ булмаган ике бала анасы, утырышка чакырылган түбәнкармалкалы С. спиртлы эчемлекләр куллануын аруын басар өчен, балалары өйдә булмаганда ярый торган гамәл дип тә аңлатырга тырыша. Әни кешенең бу тәртипсез гадәте аркасында гаилә профилактик исәпкә куелды һәм алар даими контрольдә булачак. 5 сыйныфта укучы кызлары “Кояшлы” лагерына ялга җибәреләчәк, ә техникумда укучы улларына каникул чорында эшкә урнашырга булышачаклар.

Спиртлы эчемлек кулланган хәлдә җәмәгать урынында йөргән Чирмешән яшүсмеренә бу гамәленең начарлыгын һәм бик аяныч тәмамланырга мөмкин булуын аңлаттылар. Ул моның белән килеште сыман, шулай да аңа, штраф түләү өчен, акча янчыгын шактый нәзегәйтергә туры килде.

Опекага бала алган бер гаилә дә (Туймәт) комиссия каршына басты. Үзләренең  балигъ булмаган ике балаларына һәм тәрбиягә алган яшүсмергә начар үрнәк күрсәтәләр әти һәм әни кеше. Опека бүлекчәсе вәкилләре чираттагы рейдлары вакытында аларны салмыш хәлдә очратканнар. Утырышта бу хәл кабат тикшерелде, гаеплеләргә штраф салынды.

Фото редакция архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев